23 июнь көнне Казанда татар милләтенең күркәм бәйрәме - Сабан туе гөрләп узды. Көндез халык шәһәрнең җиде районында оештырылган мәйданнарда ял итсә, кичен сәгать алтыда Халыкара ат-спорт комплексына җыелды. Биредә Сабан туе бәйрәменә багышланган ат ярышлары узды. Ипподромда чабышларны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының IX Конгрессында катнашкан күпсанлы чит ил кунаклары да карарга килде.
Атларны сөюче Татарстан Президентын биредә баллы чәк-чәкләр белән каршы алдылар. Минтимер Шәймиев бәйрәм җыенына килгән халык белән аралашты, балалар белән фотога төште. Чөнки бүген ипподромда алар аеруча күп иде.
Балалар өчен уен мәйданнары, кечкенә зоопарк эшләде. Республиканың балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең атларга багышланган кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе үтте.
Ярышларның программасы 5 заезд һәм 4 чабыштан торды. Көннең приз фонды 1 миллион сумны тәшкил итте. Алар "Татарстан атчылары хөрмәтенә", "Татарстан игенчәләре хөрмәтенә", "РФ һәм ТРның атказанган зоотехнигы З.И.Хәбибуллин истәлегенә", "Нәсимә", "Авыл егетләре", "Казан шәһәре" һ.б. призларына уйнатылды. "Минзәлә", "Киприда", "Реформа", "Голкипер Дид", "Сапфир" һәм "Подарок" кебек танылган чабышкылар ярышларның бизәге булды. Мәсәлән, "Татнефть"нең "Голкипер Дид" аты (наезднигы - Г.Большаков) "Татарстан атчылары хөрмәтенә" заездында беренче килде. Шул ук "Татнефть" ширкәтенең "Америго"сы "Татарстан игенчәләре хөрмәтенә" заездында җиңүче булды. 1500 метр дистанциягә уздырылган "Сабан туе" призын исә 8 ат арасыннан ТР Эчке эшләр министрлыгының 2003 елгы "Арлингтон" айгыры отты. Аның жокее А.Ковалев атның тренеры да иде.
Чабышлар арасындагы тәнәфесләрдә ипподромда Казанның сәнгать осталары музыкаль чыгышлар ясады.