5 июль көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы" ("Внешэкономбанк") дәүләт корпорациясе рәисе Владимир Дмитриевны кабул итте.
Очрашуда ТР ягыннан Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче вице-премьеры - икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы ягыннан банкның инвестиция банк операцияләре дирекциясе җитәкчесе Анатолий Балло, Банк Рәисенең өлкән ярдәмчесе Евгений Поплавский, банкның инвестиция банк операцияләре дирекциясенең корпоратив финанслау департаменты директоры Андрей Сапелин, Тышкы сәүдә (Внешторгбанк) банкы ягыннан вице-президент - "ВТБ Банкы" ААҖ идарә итүче директоры Илгиз Вәлитов һәм башкалар катнашты.
Минтимер Шәймиев очрашуның башында Татарстанга дәрәҗәле состав белән килгән банк җитәкчелегенә үз исеменнән, Татарстан Дәүләт Советы, Хөкүмәте, бизнес-структуралары исеменнән рәхмәтен җиткерде. "Дәүләт теркәлеше алганнан соң, Тышкы икътисади эшчәнлек банкы, илнең йөзен билгеләүче абруйлы финанс институтына әверелергә тиеш. Дөнья институтлары мәйданында исә, ил мәнфәгатьләрен кайгыртып, халыкара багланышларны ныгытуда, дөньякүләм илләр арасында икътисади үсешне тәэмин итүдә банкның әһәмияте зур булачак", - дигән фикерләрен җиткерде Илбашы.
Президент ассызыклаганча, илнең төрле тармаклары алдында торган киеренке кризис чоры артта калды, шуңа бәйле рәвештә, финанс тотрыклылыгына, икътисадның көндәшлеккә сәләтле үсешенә ирешү зарур. "Республикада бу юнәлештә кыю адымнар ясала. Структур идарә системасын җайга салабыз, кадрлар челтәренә үзгәрешләр кертәбез. Бер урында таптанып тору мәгънәсез, алга бару ягын карарга кирәк. Илнең икътисади үсеше өчен бу зур этәргеч. Югары үрләр яулау өчен тотрыклы үсеш рельсларына чыгу бурычы туды", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Илбашы авыл хуҗалыгы өлкәсенә кыскача тукталып, Татарстанның бу мәсьәләдә алдынгылар рәтендә торуын шәрехләде. "Быел икмәк уңар дип көтелә. Узган ел белән чагыштырганда, 5 миллион тонна уңыш җыеп алу ихтималы бар", - диде ул.
Республика җитәкчесе кунакларга бәян иткәнчә, Татарстан нефть химиясе тармагының чәчәк атуы турында хыяллана. "Алдагы 7-8 елда "кара алтын" табу күләмнәрен зурайту бурычын күз алдында тотмыйбыз. Өстәмә бәя алу максатына ирешүне кайгыртабыз, бүгенге көндә бу җитди бурычларның берсе", - ди Президент. Ул соңгы вакытта файдалануга тапшырылган җитештерү объектларының нәтиҗәлелегенә басым ясап, рентабельсез дип саналган бер генә проектның да булмавын билгеләп узды. "Татарстанның тулаем төбәк продукциясе күрсәткечләре 10 процентка үсеш кичерә, гәрчә агымдагы елга фаразланган сан 7,5 процент үсешне тәшкил итсә дә", - ди Минтимер Шәймиев. Ул республика сәнәгатен үстерү өчен сафка басып килүче берничә комплексны санап үтте. Алар "Химград" технопаркы, "Алабуга" махсус икътисади зонасы, автокомпонентлар җитештерү һәм җыю. "Запчастьләр җитештерү мәсьәләсен күләгәдән чыгару турында карар кылдык", - ди Татарстан башлыгы. Аның әйтүенчә, Татарстан җиңел автомобильләр җитештерү буенча әйдәп баручы илләр һәм төбәкләр сафына басарга тели. Бу сүзләрне раслап, ул: "Быел елына 40 мең тирәсе җиңел автомобиль завод диварларыннан чыгарылса, 2010 елга елына 190 меңләп җиңел машина җитештерү фаразлана", - диде.
Очрашу кысаларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Тышкы икътисади эшчәнлек банкы Рәисе Владимир Дмитриев Татарстан Хөкүмәте һәм Банк арасындагы хезмәттәшлекне раслаучы Килешүне имзалары белән ныгытты. Яклар ягулык-нефть химиясе сәнәгате, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм аны эшкәртү, энергетика, радиоэлектроника һәм прибор төзелеше, авиа-һәм машина төзелеше, төзелеш материаллары сәнәгате һәм юл төзелеше юнәлешләре буенча инвестиция проектларын финанслауны оештыру өчен уртак гамәлләр кылу буенча карар кабул турында килеште.
Рөстәм Миңнеханов журналистларга хәбәр иткәнчә, төзелгән килешү нигезендә республикада гамәлгә ашырылачак проектлар күпсанлы һәм күптөрле. Аның сүзләреннән аңлашылганча, очрашу барышында планлаштырылган проектлар тәкъдир ителгән. "Аммиак, биоэтанол җитештерү заводлары төзелеше мәсьәләсе тикшерелде. Оренбургка илтүче юл төзелеше, махсус икътисади зона өчен перспективалы мәйдан булдыру проблемасын күтәрдек, кече нефть компанияләре өчен нефть эшкәртү заводы проектын тәкъдир иттек", - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы. "Татарстанда урта сыйныф катламын булдыру юнәлешендә кече һәм урта бизнесның тернәкләнүенә уңайлы шартлар тудыру, эшчәнлекне оптимизацияләү мәсьәләсен хәл итәргә җыенабыз - бу өлкәдә "Тышкы икътисады эшчәнлек банкы" финанс институты планнары белән уртаклык бар", - ди Рөстәм Миңнеханов.
Хөкүмәт Рәисе билгеләп узганча, перспективалы инвестиция проектларын чынга ашыруда эшче төркемнәр төзеләчәк, төркем вәкилләре кредитлаштыруның барлык формаларын эшкә җигеп, консультацияләр оештырачак, хезмәттәшлекнең башка ысулларыннан да файдаланачак.
Владимир Дмитриев исә, Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкының дәүләт тарафыннан теркәлгәннән соң, Россия субъектлары арасында, беренче эшлекле сәфәрнең Татарстанга оештырылуы сәбәбен аңлатып: "Банкның дәрәҗәле делегациясенең беренче чиратта Татарстанга визит кылуы юкка түгел, биредә өстенлекле юнәлешләр буенча төрле проектлар гамәлгә кертелә, республикадагы эш тәртибе банк эшчәнлеге юнәлешләренә тәңгәл килә", - диде.
Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәнең ахырында, тәкъдир ителгән проектларның банк вәкиллегендә кызыксыну уятуын ассызыклап: "Финанслауның кайчан башлануы бездән тора, ул документларны ничек тизрәк әзерләп бетерүгә бәйле", - диде. Владимир Дмитриев моңа җавап итеп: "Без үз чиратыбызда документларны кабул итеп, тиз арада аларның сыйфатлылыгын тикшереп, корпоратив карар кабул итү ягын карарбыз", - дип җөпләде фикерен.