5 июльдә ТР Дәүләт Советының 32нче утырышында катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев парламентка Икътисад һәм сәнәгать, Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыкларын бетереп, алар урынына яна министрлыклар төзү тәкъдимен кертте.
Алар - Икътисад министрлыгы белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. Президент тәкъдиме моннан берничә көн элек парламентның 3 комитетында каралып, бертавыштан хупланган иде. Минтимер Шәймиев аңлатуынча, Татарстан дәүләт хакимияте органнары структурасындагы бу үзгәрешләр заман таләбе. Яна оештырыла торган ТР Икътисад министрлыгы алдына республиканың озак вакытка макроэкономик сәясәтен нәтиҗәле тәэмин итү бурычы куела. Федераль һәм республика максатчан программаларын эшләү, республика территорияләреннең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү дә аның вазифасына керә.
"Бүген инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә эшчәнлек, нигездә, эре компанияләрнең үз инициативалары белән алып барыла. Бик мәгълүм булмаган компанияләр, эшмәкәрлек структураларының инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрергә кирәк. Әгәр без ТР Эшмәкәрләре корылтаенда төбәк продуктында эшмәкәрлекнең өлешен бүгенге 19 проценттан 30 процентка җиткерү бурычын куйганбыз икән, бу бик мөһим", - ди Президент. Предприятиеләрнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү яңа Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төп вазифаларыннан берсе булачак.
Президентның яңа министрлыклар төзүгә кагылышлы тәкдимен халык ышанычлылары хуплады.