Минтимер Шәймиев Ростов-на-Дону шәһәрендә үтә торган РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты

2007 елның 29 июне, җомга

Аэропортта Минтимер Шәймиевне рәсми затлар белән бергә, җирле татар диаспорасы вәкилләре дә каршы алды. Бүгенге көндә Ростов өлкәсендә 25 мең татар яши, шул исәптән Ростов-на-Донуда - 8 мең тирәсе. Биредә берничә татар милли-мәдәни, дини һәм иҗтимагый оешма бар, якшәмбе мәктәбе эшли. Шул ук вакытта, Казан радио һәм телетапшырулары кабул ителми, татарлар оешмасы вәкилләрен нәкъ менә шул мәсьәлә борчый.

РФ Дәүләт Советы утырышы башланганчы, Минтимер Шәймиев башка субъект башлыклары белән бергә "Россия кыры көне - 2007" күргәзмәсе белән танышты. Сүз уңаенда, биредә безнең республика предприятиеләре һәм оешмалары да катнаша. Әйтик, "КАМАЗ" ААҖ, "КАМТЕНТ" тент конструкцияләр заводы, "Татарстанның элиталы орлыклары" Ассоциациясе, "Хуҗамәт ремонт-механика заводы", Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты үз продукцияләрен тәкъдим иткән.

Соңыннан Россия төбәкләре җитәкчеләренә Ростов-на-Дону шәһәренең Эчке эшләр идарәсендә "Имин шәһәр" Комплекслы система үзәге күрсәтелде. "Папиллон" дактилоскопик системасы, "Агро-Страж" навигация системаларыннан тора. Алар патруль экипажының төгәл урыны билгеләргә һәм вәзгыять үзәгендә электрон картага аның координатларын чыгарырга мөмкинлек бирә. Ә шулай ук биредә тәкъдим ителгән"Поток" системасы ярдәмендә транспорт агымында урланган автомобильләрне табарга була.

РФ Дәүләт Советы утырышы хокук бозуларны кисәтү һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү дәүләт системаларын гамәлгә ашыру буенча беренче чираттагы чаралар турында фикер алышуга багышланган иде. Утырышны ачып, Россия Президенты Владимир Путин көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә күп проблемалары берләштерә, шуңа күрә җәмгыятьнең криминаллашу сәбәпләрен бетерү буенча чаралар эшләргә кирәк, дип ассызыклады. В.Путин искәртеп узганча, ике ел элек Казанда үткән РФ Дәүләт Советы утырышында хакимият, бизнес һәм җәмгыять көчләрен берләштерү өчен бердәм хокук бозуларны кисәтү системасы булдыру турында карар кабул ителгән иде.

Ул шулай ук фикер алышына торган мәсьәләдә кайбер уңай алга китешләрне чагылдыручы статистик мәгълүматларны да мисал итеп китерде. Әйтик, агымдагы елның 6 ае эчендә урам җинаятьчелеге 4 процентка кимегән. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, безнең илдә криминоген вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Владимир Путин ассызыклаганча, яшьләр арасында кисәтү эшләре алып баруга, иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан һәм яшәү урыннары билгеле булмаган кешеләрне эшкә урнаштыруга аеруча игътибар бирергә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән актив эшләргә, заманча техник чаралардан файдаланырга кирәк. Дәүләт башлыгы безнең җәмгыятьтә ксенофобия, криминаль субкультура һәм хокукый нигилизм тарату белән бәйле вәзгыятьне ярамый торган эш дип атады.

Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев үз чыгышында җинаять эшчәнлеген кисәтү һәм аңа чик кую буенча чараларны уңышлы үткәрүдә Татарстан һәм Россиянең тагын берничә төбәген мисал итеп китерде.

30 июньдә Россия субъектлары башлыклары Ростов ипподромында РФ Президенты призына үтәчәк ат чабышларын тамаша кылачак. Әлеге чарага Россиядә визит белән булган Венесуэла Президенты Уго Чавес һәм традиция буенча, БДБ илләре лидерлары да чакырулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International