Минтимер Шәймиев Ислам Фәннәр академиясе президенты Абдуссәлам Маджалины кабул итте

2007 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

5 июль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республикага эш визиты белән килгән Ислам Фәннәр академиясе президенты Абдуссәлам Маджали әфәнде белән очрашты.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, соңгы елларда, аеруча Россия Малайзиядә үткән Ислам Конференциясе Оешмасы утырышында катнашканнан соң, Россия Федерациясе белән үзара аңлашу файдасына һәм моның өчен шартлар тудыруга күп нәрсәләр эшләнә. "Бүгенге көндә барлык сфералар буенча да Ислам дөньясы белән элемтәләрне җайга салу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Биредә күп әйбер үзебездән, ил төбәкләре, аларның җитәкчеләреннән, иҗтимагый һәм башка оешмалардан тора. Әлегә тулаем алганда илдә, без үзебез җитәрлек дәрәҗәдә актив түгел һәм мөселман оешмалары белән даими элемтәдә һәм һәрвакыт диалогта тору өчен координация механизмнары юк", - дип искәртә Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук әңгәмә барышында Мәскәүдә һәм Казанда ике төп конфесссия - ислам һәм христиан дине арасында үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырган, төрле мәсьәләләрне күтәргән Халыкара конференцияләр үткәрелүен, болар тыгыз хезмәттәшлеккә тагын бер адым булуын да әйтә Татарстан башлыгы.

Татарстанның исә ИКО белән элемтәләре һәм үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве, яшәве, елдан-ел киңрәк колач ала бара. Ислам яшьләр оешмасы да активлашты һәм күптән түгел Казанда аларның форумы да узды. Гарәп илләре белән икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә дә омтылыш бар. Минтимер Шәймиев әле соңгы елларда үзе һәм Россия Президенты белән бергә Гарәп илләренә визит ясады һәм ул илләрнең Татарстан белән барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итүгә теләкләре зур.

Мәгълүм булганча, Ислам Фәннәр академиясе киләсе елга Казанда Халыкара конференция уздырырга җыена һәм мондый тәкъдим Татарстан җитәкчелеге ягыннан хупланды. Шул уңайдан Абдуссәлам Маджали Татарстан Президентына олы рәхмәтен җиткерде һәм кунаклар бу чараның һәр як өчен дә уңышлы булачагына ышаналар.

Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты Әхмәт Мазгаров сүзләренә караганда, 2008 елда Казанда узачак Халыкара конференциянең хәзер программасы эшләнә һәм бу чара энергетика , экологияне үстерү темасына багышланыр дип көтелә. Анда Ислам дөньясыннан гына түгел, ә башка эре илләрнең шушы өлкәдәге галимнәрен, Нобель премиясен лауреатларын да чакырып, фикер алышырга уйлыйлар. Конференция уздыру урыны итеп Казанны сайлап, Ислам Фәннәр академиясе галимнәре Татарстанның фән, икътисад һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышларын бөтен ислам берлегенә күрсәтергә, танытырга җыена. "Шундый югары дәрәҗәдәге конференциянең максаты - фәнне генә күтәрү түгел, ә икътисадны да алга җибәрү. Галимнәр аркылы без , республикада җитештерелгән машиналар, каучук, полимер кебек нефтехимия товарлары белән шул Гарәп илләре базарына чыга алабыз. Мондый зур җыен барлык хуҗалык сфералары өчен дә файдалы булачак", - ди ТФА президенты.

Ислам Фәннәр академиясе делегациясе составында шулай ук әлеге оешманың генераль директоры Мониф Зуби (Иордания), вице-президент Әхмәд Марракчи (Тунис), ИФА генераль секретаре Мехмет Эргин (Төркия), академиклар Саламбек Хаджиев (Чечен Республикасы), Роберт Нигъмәтуллин (Мәскәү) һәм Ауразиянең Халыкара икътисади академиясе әгъза - мөхбире Йолдыз Хәлиуллин (Мәскәү) да бар. Кунаклар иртәгә Казан дәүләт университетында булып, аның ректоры Мәгъзүм Сәлахов белән очрашачак. Абдуссәлам әфәнде исә шул уку йортында "Университетлар бүген һәм иртәгә: Иорданиядән торып караш" темасы буенча лекция укырга җыена. Шул чарадан соң алар Кол Шәриф мәчетендә җомга намазын укыячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International