6 июльдә республиканың кара алтын табучы белгечләре Алабугада җыелды. Биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республика нефть компанияләренең ярты еллык эш йомгаклары һәм алга таба тармакны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Җыен алдыннан Президент нефть эзләү, табу, җитештерү технологияләрен яктырткан күргәзмә белән танышты. Биредә белгечләр хәзерге шартларда кара алтын чыгару үзенчәлекләре, технологик һәм тармакны тагын да табышлы итү алымнары турында сөйләде. Шулай ук кече нефть чыгару компаниясе - "РИТЭК" эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирелде. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, нефть сәнәгате белгечләренең тәҗрибәсе, квалификациясе һәм елдан-ел алга киткән фән бу тармакның перспективалы булуын күрсәтә. Президент нефть сәнәгате өчен зур вакыйга көтелүен хәбәр итте. "Республикада 3 миллиард тонна кара алтын табылу дөньяда тиңе булмаган зур чара һәм ул иң югары дәрәҗәдә үтәчәк", - диде Минтимер Шәймиев.
"Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов агымдагы елда предприятиенең эш йомгаклары белән таныштырды. Быел республикада "Татнефть" 12 миллион 990 мең тонна нефть чыгарган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 2,2 процентка күбрәк. Бораулау предприятиеләре ярты елда 421 мең 500 метр тау токымын бораулауга ирешкән. Шул исәптән 140 мең 600 метр - бәйсез нефть компанияләре өчен. Шәфәгать Тәһаутдинов компания буенча җитештерүгә 13 миллиард сум инвестиция тотылуын, шуның 7 миллиард сумы - нефть чыгару секторын үстерүгә, 2 миллион сумы республикадан читтәге ресурс базасын киңәйтүгә юнәлтелүен дә ассызыклап узды. "Татнефть" республикадан читтә Самара, Оренбург өлкәләрендә, Ненец автономияле округында, Калмык республикасында эш алып бара. Самара өлкәсендә бораулау эшләре тәмамланган һәм тәүлеккә 50 тонна кара алтын чыгаручы биш скважина файдалануга тапшырылган инде. Сириядә чит ил проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Шулай ук Ливиядә эзләнү эшләре алып бару буенча өч килешү имзаланган. Республика геофизиклары Тунис, Марокко, Ангола, Габона, Казакъстан, Үзбәкстан территорияләрендә халыкара базарларда геофизик шартларны уңышлы үзләштерә. Татарстан Президенты искәрткәнчә, тармакны тагын да нәтиҗәле, зур табышлы һәм аз чыгымлы итү өчен иң яңа заманча технологияләрне кулланышка киңрәк кертергә кирәк.
Киңәшмәдә "Татнефть"нең нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә 21,3 миллиард сумлык продукция җитештерелүе, моның алдагы ел белән чагыштырганда, 30 процентка күбрәк булуы да шәрехләнде. Мәгълүм булганча, "Татнефть" социаль сәясәт мәсьәләләренә дә зур әһәмият бирә. 2006 елга гына да ипотека кредиты системасы буенча 43 мең квадрат метр торак төзелгән. 3 миллиард тонна нефть табылу тантанасына янә 700 фатирда өй туйлары узачак. Өстәвенә, "Татнефть" республикада социаль-көнкүреш объектлары төзү өчен дә зур суммалар тота.
Шәфәгать Тәһаутдинов үз чыгышында эшчәнлек алып баруда кайбер киртәләр турында да әйтми кала алмады. "Хәзерге вакытта "Татнефть" һәм кече нефть компанияләре җир белән бәйле проблемалар алдында калды. Хөкүмәт карары да булуга карамастан, хәтта дәүләт яклавында булган авыл хуҗалыгы инвесторлары нефть компанияләренә җир участоклары сатудан баш тарталар яисә аның кадастр бәясен йөзәр тапкырга кыйммәтрәккә куялар. Мисалга "ВАМИН-Татарстан" һәм "Лидер" җир корпорациясе", - дип зарланды Шәфәгать Тәһаутдинов. Аның фикеренчә, бу проблеманың чишү өчен нефть чыгару һәм ягулык-энергетика комплексы объектларына җир мәйданнарын алу турындагы актны тиз арада кабул итү зарур.
Республикада моннан ун ел элек "Татарстанда нефть чыгаруны арттыру буенча чаралар турында" Президент Указы кабул ителгән иде. Шуның нигезендә, хәзер республикада 33 бәйсез нефть компаниясе кара алтын ятмаларын үзләштерә. Шушы дәвердә 3100 скважина файдалануга тапшырып, 38 миллион тонна нефть чыгарган. Төрле дәрәҗәдәге бюджетка 88 миллиард сум күләмендә салым түләнә, шуның 20 миллиард сумы - республиканың консолидацияләнгән бюджетына. Кече нефть компанияләре 7 мең кешене эшле итә. 2007 елның алты аенда кече нефть компанияләре 3 миллион тонна кара алтын тапкан инде. Киңәшмәдә "Татойлгаз" ЯАҖ башлыгы Роберт Фәссахов кече нефть компанияләре өчен "Карамай" эшкәртү заводын төзүгә әзерлекнең барышы белән таныштырды.
Алабугада үткән нефтьчеләр саммитына йомгак ясап, Минтимер Шәймиев нефтьчеләрнең республика икътисадына, анда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга бәяләп бетергесез зур өлеш кертүен югары бәяләде. "Нефть чыгарачакбыз. 1 миллион тонна нефть кенә дә 9 миллиард сумлык продукция сату дигән сүз. Биредә аны эшкәртүче бер завод төзелеше дә зарур. Дөрес, ул башта тулаем рентабельле булмаска да мөмкин, әмма без шуңа ирешергә тиеш. Фән бу тармакка тагын да ныграк кереп, уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә нефть чыгаруда тагын да зур казанышларга ирешү зарур", - ди Минтимер Шәймиев. Нефтьче белгечләр күтәргән проблемаларга тукталып, Президент уртак эшкә аяк чалучылар, комачаулаучылар турында турыдан-туры республика җитәкчелегенә хәбәр итеп, мәсьәләләрне тиз арада хәл итүгә басым ясый. Ул искәрткәнчә, проблемаларны шул чиновник эшләп торганда тиз арада чишүне таләп итәргә кирәк.
"Татнефть" башлыгы хисабында шулай ук "Түбән Кама Шина" җәмгыятендә предприятие тарихында иң зур күрсәткеч - 12, 2 миллион шина җитештерелүе хакында да әйтелде. Шуның белән бергә Россиядә аналогы булмаган "Пирелли" технологиясе буенча җиңел автомобильләр өчен заманча шиналар эшләү дә башланган. Елына 1 миллион 200 мең данә металл кордлы шиналар җитештерү буенча заводка да нигез салынган. Бу урында Президент "КАМАЗ" кебек машиналарга, аның базасында эшләүче автомобильләргә сорау зур булганда, сыйфатлы шиналар эшләп чыгаруны арттыру мөһимлеген ассызыклый. Минтимер Шәймиев шулай ук нефть химиясе сәнәгатенең алгарышы өчен ТР Иминлек советы кысаларында геологик эзләнү буенча Фәнни-техник совет төзү кирәклегенә басым ясады.
Татарстанда нефть чыгару тармагының ярты еллык эш йомгаклары һәм бу тармакның алдагы үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство башлыклары, район җитәкчеләре катнашты.