Минтимер Шәймиев РФ Саклык банкы президенты белән очрашты

2007 елның 7 июле, шимбә

7 июль көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Саклык банкы президенты - идарә рәисе Андрей Казьмин белән очрашты. Очрашу барышында республика белән Россия Саклык банкы арасында хезмәттәшлек төрләре һәм юнәлешләре хакында фикер алышынды.

Очрашуда Россия Саклык банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Алла Алешкина, икътисади мәсьәләләр буенча ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International