Минтимер Шәймиев "Маяк" радиосының "Народ и власть" тапшыруында катнашты

2007 елның 14 июле, шимбә

14 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Народ и власть" тапшыруында "Маяк" радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде.

Республика башлыгы, аерым алганда, Россия парламентының ике палатасы тарафыннан федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләр чикләрен бүлешү турындагы Шартнамәнең раслануын шәрехләде. "Гаммәви мәгълүмат чаралары һәм сәясәтчеләр аркасында, бу мәсьәлә артык сәясәтләштерелде дип саныйм, - диде ул. - Бу тып-тыныч, нормаль хәл, чөнки РФ Конституциясенең 11нче маддәсе Конституция, федератив шартнамә һәм башка килешүләр нигезендә үзәк белән субъектлар арасында вәкаләтләр бүлүне күздә тота".

ТР Президенты шулай ук 1994 елда, Борис Ельцинның президентлыгы вакытында, РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында беренче Шартнамә кабул ителүен билгеләп үтте. "Шул Шартнамә ярдәмендә без кискен конфликтлы хәлгә юл куймыйча, сәяси киеренкелек чорын тыныч узуга ирештек. Ул үз ролен үтәде", - дип ассызыклады М.Шәймиев.

"Федераль законда шулай ук Россия Федерациясе субъекты үз көчендәге яки яңа шартнамәнең гамәлдә булу вакытын дәвам итәргә тели икән, ул федераль үзәккә 2005 елның 8 июленә кадәр белдерергә, Россия Федерациясе Президентына мөрәҗәгать итәргә тиешлеге күздә тотыла. Татарстан шулай эшләде дә, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. - Бу вакыт эчендә без барыбыз да яңа шартнамә проектын әзерләдек һәм хәзер ул Дәүләт Думасы, Федерация Советы тарафыннан хупланды. РФ Президенты аны имзалар дип уйлыйм. Шул рәвешчә, бу - без файдалана торган конституция нормасы".

М.Шәймиев искәрткәнчә, 90нчы еллар башында федератив шартнамәләрне Татарстан белән Чечнядан кала, барлык субъектлар имзалады. "Федератив шартнамәдә безнең яңа шартларда Россия Федерациясенең бөтенлегенә кушылуыбыз һәм аның федератив демократик дәүләт буларак үсеше турын белдерүебез күздә тотыла. Шуңа күрә без күпмедер дәрәҗәдә яңа шартнамә аша элек эшләнмәгәнне башкарабыз", - дип ассызыклады ул.

Тапшыруны алып баручы Елена Щедрунова Ростов-Доннан тыңлаучының бүген РФдә милли-территориаль берәмлекләр кирәкме һәм аларның әһәмияте нидә дигән соравын яңгыратты. Татарстан Илбашы күптән түгел Ростовта булуын һәм анда РФ Президенты үткәргән Россия Дәүләт Советы утырышында катнашуын билгеләп үтте. "Казаклар милли үзенчәлекләре өчен ничек көрәшә? Мин аларның үз традицияләрен саклауларын, моның белән ничек горурлануларын үз күзләрем белән күреп кайттым, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. - Үземнең милли-территориаль берәмлекләр булырга тиеш дигән фикеремә тагын бер кат инандым. Бу кешеләргә тел, традицияләр һәм мәдәниятне сакларга ярдәм итә. Моны хупларга гына кирәк. Әлеге мәсьәләләрнең сәясәтләштерелүенә мин каршы".

"Россия Федерациясенең көче - күптөрлелектә. Глобальләштерү шартларында без, күпмилләтле ил буларак, халыкларыбызның йөзен дә саклап кала алсак, бәяләп бетергесез булачакбыз, - дип саный Татарстан Президенты. - Без барыбыз да бу факторның әһәмиятен аңларга тиеш дип уйлыйм".

"Без бит демократик дәүләт төзибез, нигә әле кешеләр күңелендә киеренкелек калдырырга? Кемдер телен, кемдер традицияләрен югалта ди, аннары бу киеренкелек буыннан буынга күчәчәк бит. Без демократияләштерү юлында киеренкелекне мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә тиеш, - дип дәвам итте М.Шәймиев. - Ә демократияләштерү шартларында һәрбер киеренкелек теге яки бу рәвештә халык ихтыярын белдерүгә кайтып калырга мөмкин. Без тәүге мәртәбә демократик федерация төзибез, шуңа күрә Россия Федерациясенең барлык милләтләре ихтыяҗына игътибарлы булу зарур. Әйе, без күпмилләтле ил. Без тыныч һәм тату яшибез, моны дәвам итәргә кирәк".

Тапшыру барышында Минтимер Шәймиев илебез сәламәтлек саклау системасында көнүзәк проблемаларны хәл итү уңаеннан фикерләре белән уртаклашты. Республика башлыгы сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле илкүләм проект кысаларында илдә төп киң таралган авырулар буенча берничә югары технологияле үзәкләр төзү турында белдерелде. "Әйе, бу бик яхшы. Әмма шул ук вакытта, әйтик, бер ел элек, без Татарстанда Төбәкара клиник-диагностика үзәген сафка бастырдык. Үзәк кан тамырларына, шул исәптән ми, йөрәкнекенә, йөрәккә алты мең ярым операция ясый ала", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Ул шулай ук 32 миллион долларлык заманча медицина җиһазлары куелуын белдерде. Шул рәвешчә, үзәккә сокланучылар күп булса да, федераль үзәктән аңа заказлар юк.

"Ул вакытта мин якындагы төбәкләрдән заказлар һәм кешеләр юллагыз, зарурлык булса - без әзер дидем, - диде ТР Президенты. - Казан медицина мәктәбе һәрчак дан тотты. Без хәзер шундый операцияләр ясыйбыз! Федераль үзәк безгә заказлар бирергә, кемнедер түләүле, кемнедер бушлай шартларда кешеләр җибәрергә тиеш. Кешеләрне, аеруча йөрәк-кан тамыры авырулары булганнарны коткарырга кирәк. Бездә бит күпме кеше вакытсыз вафат була. Хәзер мөмкинлекләр бар, без мондый операцияләрне уңышлы ясый алабыз".

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Казанныкы кебек медицина үзәкләре, Россиянең берничә эре шәһәрендә, әйтик, Екатеринбургта бар. "Планлаштырылган башка үзәкләр төзелгәндә, боларын эшкә җигү зарур. Алар һәрчак кирәк булачак. АКШта шундый йөзләрчә мең операцияләр ясыйлар. Без күп санда кешеләр гомерен коткара алабыз! Бу максатларга акча кирәк, әмма әлегә заказлар җитәрлек түгел", - диде ул.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, лейкемияне дәвалау белән дә шундыйрак проблема. "Безнең искиткеч белгечләр, кыйммәтле даруларыбыз бар, табибларыбыз Франциядә һәм башка илләрдә укып кайтты, алар яхшы операцияләр ясый, - дип сөйләде "Маяк"ны тыңлаучыларга Татарстан башлыгы. - Балаларда кан рагын дәвалау 87 процентка кадәр җитә. Шуңа күрә РФ субъектларындагы югары технологияле үзәкләрне кулланырга кирәк. Зарури икән - өстәп җиһазлар алырга. Бөтен илне дөньядагы технологияләр дәрәҗәсендә ашыгыч медицина ярдәме белән колачлау мәслихәт. Хәзер бу реаль".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International