13 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Свердловск өлкәсе Законнар чыгару Җыены делегациясен кабул итте. Делегацияне Вәкилләр Палатасы Рәисе Юрий Осинцев җитәкләде. Очрашуда Татарстан ягыннан республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде.
"Соңгы елларда бездә Свердловск өлкәсе кебек куәтле край белән бик яхшы багланышлар урнашып килә", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев очрашуны ачып. Аның сүзләренә караганда, ураллылар - "хезмәт сөючән, тыйнак, уйлап эш итүчән, һәрвакыт илебез өметләрен аклап килгән кешеләр". "Мин Чиләбедә һәм сездә булганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: сездә халык барыбер дә аерылып тора - кешеләр төпле, аларга сүзләрендә һәм гамәлләрендә эшлеклелек, дәрәҗәлелек хас", - дип белдерде Татарстан башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, свердловскилылар озак еллар буе техник алгарыш һәм фәнгә кагылышлы эш белән мәшгуль. Алар шулай ук сугыш елларында күп кенә сәнәгый предприятиеләрне кабул итеп, сафка бастыра алган. "Чыннан да, сездә илнең куркынычсызлыгын тәэмин итүче предприятиеләр шактый. Ә иң мөһиме - шул санда оборона предприятиеләре була торып та, сез кризистан шактый тиз чыгуга ирештегез, - дип ассызыклады М.Шәймиев. - Хәзер сез уңышларга ирешеп кенә калмыйча, яхшы тормышта яшисез. Бюджетны торгыздыгыз, керемнәр, инвестицияләр ала башладыгыз. Бу - өлкә җитәкчелеге һәм барлык хакимият тармаклары казанышы".
Очрашу барышында Минтимер Шәймиев шулай ук Свердловск өлкәсе территориясендә зур күләмдә тимер рудалары булуын билгеләп үтте. Төбәктә - расланган 7,9 миллиард тонна запаслар белән разведка үткәрелгән 24 тимер рудасы ятмалары бар. Ел саен 48 миллион тонна руда чыгарыла. "Бу - илебезнең зур байлыгы. Шулай булгач Россия нефть һәм газ белән генә көчле түгел", - диде ТР Президенты.
Юрий Осинцев, үз чиратында, соңгы елларда дөнья төсле металл базарында әйбәт конъюнктура урнашты, ди. "Әгәр 2003 елда бер тонна алюминий 1800 доллар торса, хәзер - 8000гә якын, - диде ул. - Бу вакыт эчендә безнең бюджет биш тапкыр артты. Хәзерге вакытта өлкәнең берләштерелгән бюджеты 100 миллиард сум тәшкил итә". Төсле металлга бәяләр үсешен Ю.Осинцев Кытайда узачак Олимпиадага әзерлек белән бәйли.