Минтимер Шәймиев Казанда Икенче Округ Венчур Ярминкәсен ачты

2007 елның 11 июле, чәршәмбе

11 июльдә Казанга Россия һәм чит ил венчур фондлары вәкилләре, стратегик һәм шәхси инвесторлар, эре корпорация җитәкчеләре, инвестиция компанияләре һәм 11 илдән банк белгечләре җыелды. Татарстан башкаласының "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Икенче Округ Венчур Ярминкәсе уза. Әлеге чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко да катнаша.

Казанда инде икенче тапкыр үткәрелүче мондый зур дәрәҗәдәге форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Илбашы, илдә, РФ Президенты Владимир Путин юлламасы нигезендә, югары технологияләр өлкәсендә позицияләрне ныгыту буенча стратегик курс алынуына басым ясый. "Хәзерге мәгълүмати җәмгыятьтә, аеруча алга киткән илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу - аеруча нәтиҗәле юл һәм ул ил икътисадының үсешкә юл тоту хисабына, көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруга, тышкы базар конъюнктураларына бәйлелекне киметергә ярдәм итә. Ил хәзер кризистан чыкты. Хәзер шул шартлардан соң ничек алга бару турында уйларга һәм мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Без кризисны гына җиңеп калмадык, ә көндәшлеккә сәләтле булуның мөһимлеген дә аңладык. Әмма вакыт бара, ул тиз хәрәкәт итүне сорый, үсеш дәрәҗәсен миллиметрлап исәпләп торырга вакыт юк. Заман иң алга киткән технологияләрне кулланылышка нәкъ менә хәзер кертүне сорый", - ди Минтимер Шәймиев.

Инновацияләрне үстерү һәм яклау - югары технологияләрне торгызуның башлангыч процессында төп этәргеч булып тора. Татарстан Президенты мондый мөһим проблема белән безнең республиканың инде 90 нчы еллар уртасында ук шөгыльләнә башлавын искәртте. - Ул - безнең беренче икътисадый проект - социаль-икътисадый алгарыш Программасының төп өстенлеге санала. Мәгълүм булганча, 2003 елда инновацияләрне яклауның беренче институтлары формалаштырыла башлады. Скандинавия илләре тәҗрибәсендә чил ил менеджерларын җәлеп итеп, "Идея" технопаркы төзелде. Һәм ул илдә, республикада, төрле тармакларда технопарклар, бизнес-инкубаторлар оештыруга этәргеч биргән үзенчәлекле федераль укыту мәйданына әйләнде. Бүгенге көндә инде Татарстанда 14 технопарк эшли, - дип белдерде республика башлыгы. Президент бәяләвенчә, аларның барысы да яхшы эшли, аларга талантлы кешеләр килә һәм уңышларга ирешәләр. "Процесслар барышында алар безгә дә бурычлар куялар. Ягъни без аларны ни дәрәҗәдә якларга һәм бу максатларга бюджет средстволарын да никадәр кулланырга кирәклекне әйтәләр һәм мондый тәкъдимнәрдән куркырга кирәкми. Иң мөһиме, уңышка ирешүнең анык юлы булырга һәм һәркем аңа омтылырга тиеш", - дип Минтимер Шәймиев, бүгенге чараның алар хакында тагын да ныклап сөйләшергә, аралашырга ярдәм итәчәген ассызыклады.

Казанда узучы Икенче Округ Венчур Ярминкәсендә шулай ук Россиянең Турыдан-туры һәм венчурлы инвестицияләү Ассоциациясе Башкарма директоры Альбина Никконен, Идел буе федераль округы җитәкчелеге, Татарстаннан 50гә якын югары технологияле һәм инновацияле урта һәм кече бизнес оешмалары, чит ил венчур фондлары вәкилләре, стратегик һәм шәхси инвесторлар, эре корпорация җитәкчеләре, инвестиция компанияләре һәм 11 илдән (Россия, Бөекбритания, АКШ, Австрия, Вьетнам, Бельгия, Алмания, Мисыр, Италия, Казахстан һәм Швейцария) банк белгечләре катнаша. Ярминкәдә барлыгы 400гә якын кеше җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International