4 июль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Апас районы аграр хуҗалыклары базасында республика семинар-киңәшмәсе үтә. Биредә республиканың төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, җир эше белән бйле барлык белгечләр республикада өстенлекле аграр проектны гамәлгә ашыруның барышы һәм 2007 ел иген уңышын җыеп алу мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
Белгечләр сүзләренә караганда, илкүләм аграр проект гамәлгә кереп, ел ярым дәвамындагы эшчәнлек авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшнең яңа мөмкинлекләрен, заманча идарә формаларын ачты. Эш нәтиҗәләре шуны күрсәтә: барлык категория хуҗалыкларда агымдагы елның алты аенда 30 миллиард сумлык тулаем продукция җитештерелер дип көтелә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 4 процент чамасы. Россия буенча ул - 1,9 процент. Республикада сөт, ит җитештерү күләме дә артуга таба бара. Проект старт алган чорда сөт җитештерүне 4,7 процентка үстерү планлаштырылса, ул хәзер 10,7 процент. Ә ит җитештерү план буенча 10,9 процент булса, шушы чорда 15,7 процентка арткан. Сөт җитештерүдә элеккеге кебек үк Балтач, Әтнә, Саба районнары әйдаманнар позициясен бирми. Тукай, Апас, Саба, Яңа Чишмә, Лениногорск районнары хуҗалыклары ит әзерләп сатуда күрсәткечләрне 2-3 тапкырга арттырган.
Болар белән бергә, республикада илкүләм проект нигезендә, яңа терлекчелек комплексларын төзү һәм булганнарын заманча реконструкцияләү киң колач алды. Проект башланганнан алып бүгенге көнгәчә әлеге максатка, шулай ук техника, җиһазлар, терлек сатып алуга 20 миллиард сум күләмендә капитал салынган инде. Авылда кече эшмәкәрлекне үстерү дә мөһим юнәлешләрнең берсе санала. Бу аңлашыла да, чөнки оптимальләштерү шартларында күп кенә эшче көчләр кыскара һәм аларның мәшгульлеген тәэмин итү өчен үз хуҗалыкларында мал санын арттырып, җире белән нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү зарур. Гомумән, аграр тармакны көндәшлеккә сәләтле итү өчен әле маркетинг һәм нәтиҗәле менеджмент эшчәнлеген киңәйтү сорала.
Республика семинар-киңәшмәсен уздыру урыны итеп Апас районы юкка гына сайланмаган. Тау ягы крестьяннарының эш нәтиҗәләре соңгы елда күзгә күренеп уңай якка үзгәрде. Узган елны гына да алар 1 миллиард сумлык тулаем продукция җитештергән. Үсеш темпы республиканың уртача күрсәткече белән чагыштырганда, 2 тапкырга зуррак. Апаста көзге культураларның мәйданнары да өч мәртәбәгә зурайтылган. Быел алар 80 мең тонна ашлык, 200 мең тонна шикәр чөгендере сатарга ниятлиләр. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе хуҗалыкларның акча керемнәре һәм крестьяннарының эш хакында да чагылыш таба. Алты ай эчендә генә аграр предприятиеләрнең акча керме 1,5 тапкырга, эш хакы 35 процентка үскән. Биредә бер эшченең уртача хезмәт хакы 5134 сум. Апаслылар бүген республика киңәшмәсендә катнашучыларны көзге культуралар игү алымнары, яңа төр иген культурасы - тритикале үстерү тәҗрибәсе һәм дуңгызчылык тармагында алып барылган җитештерү технологияләре белән таныштырырга җыена.
Киңәшмәдә катнашучылар "Апас" агрофирмасының Югары Ындырчы бүлекчәсе кырларында, "Ибраһимов һәм К" хуҗалыгы тәҗрибә басуында булачак. Аларны шулай ук "Алтын башак" җәмгыятендә ашлык җыю комплекслары әзерләүче завод вәкилләренең техникасы, Рәхимов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында иртә өлгерә торган "Розара" сортлы бәрәңге игү мәйданнары, дуңгызлар симертү комплексы белән таныштырырга ниятлиләр. Соңыннан семинар-киңәшмәнең пленар утырышы үтәчәк.