"Красный Восток-Агро" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең "Эдельвейс-М" сөт продуктлары комбинатын "Юнимилк" компаниясенә сатты. Татарстанның сөт индустриясен үстерүгә юнәлдерелгән ике яклы килешү нигезендә хәзер "Красный Восток-Агро" 2012 елга республикада тагын 12 терлекчелек мега-комплексын төзергә, мөгезле эре терлек санын 100 меңгә, ә сөт җитештерүен көненә 1000 тоннага җиткерергә ниятли. "Юнимилк" исә үз чиратында Түбән Кама һәм Әлки районында яңа сөт эшкәртү заводын ачарга (инвестиция күләме 100 миллион долларны тәшкил итәчәк), Казандагы "Эдельвейс-М" сөт продуктлары комбинатының җитештерү көчләрен киңәйтергә тели. Югары сыйфатлы сөт продукциясе һәм аларны эшкәртүдә заманча технологияләрне файдалану "Красный Восток-Агро" белән "Юнимилк"ка Россиядә сөт продуктлары тармагында әйдәп баручылар рәтенә чыгарга һәм "Юнимилк"ның республикадагы заводларында сөт эшкәртүне елына 1 миллион тоннага җиткерергә ярдәм итәчәк.
Әлеге уртак программаларны тормышка ашыруда беренче адым буларак, 28 августта Казандагы "Эдельвейс-М" комбинатында сөт продукциясен ПЭТ (полиэтилентерефталат) шешәләргә тутыру буенча яңа линия ачылды. Тулысынча автоматлаштырылган SIDEL линиясе (Франция) сәгатенә 12 мең шешә тутыра, тәүлегенә исә ул 150 тонна әзер продукт чыгара. "Юнимилк" бу линиягә 131 миллион сум акча салган. ПЭТ-шешәләргә нигездә "Простоквашино" һәм "Био Баланс" сәүдә маркалары астында чыгарылучы продукцияләр тутырылачак.
Бу вакыйгага Россия Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин белән "Юнимилк" генераль директоры Андрей Бесхмельницкий Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне дә чакырды. Республика җитәкчесе үз куллары белән кабызып җибәргән линиядә беренче булып яңа полиэтилен шешәләргә татарларның яраткан милли продукты - катык тутырылды. "Нәкъ менә катык белән бөтен Россия сөт базарын яулап алып була. Бу үзенчәлекле продукт бик тәмле, сыйфатлы һәм озак саклана, татарлар аны яратып куллана. Ә Россия төбәкләрендә бик күп татарлар яшәвен онытмагыз", - дип киңәш бирде Минтимер Шәймиев.
Заводка Татарстан Президенты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин да килгән иде. Кунакларга яңа хуҗалар Татарстанда сөт җитештерүен һәм эшкәртүен үстерүгә кагылышлы планнары турында сөйләде.
68 мең квадрат километр территорияне алып торучы һәм 3,78 миллион халкы булган Татарстанда хәзерге вакытта елына 1580 мең тонна сөт җитештерелә. Мәсәлән, аннан кечкенәрәк Даниядә (43 мең квадрат километр) 4590 мең тонна сөт җитештерәләр. Минтимер Шәймиев һичьюгы алардагы күрсәткечнең яртысына ирешергә кирәк, дигән бурычны куйды. Бу уңайдан Айрат Хәйруллин 2012 елга "Красный Восток-Агро" гына да елына 1 миллион тонна сөт сатарга сәләтле булачагын ассызыклады. Аның "Юнимилк" белән хезмәттәшлеге дә нәкъ шушы вакытка кадәр төзелгән. 1 миллион тонна, ул, димәк, 60 мең тонна сыр, 60 мең тонна эремчек, 15 мең тонна май, 40 тонна коры эремчек суы дигән сүз.
Шушы елларда "Красный Восток-Агро" авыл хуҗалыгы тармагына 16,5 миллиард сум инвестиция салды. Әмма бүген аның җитәкчелеге терлекчелек юнәлешендә генә эшләргә кирәклеген аңлады. Чөнки берьюлы барлык тармакларны да колачлап алып бетереп булмый. Шуңа күрә мега-фермаларда савып алынган сөтләрне үзара килешенгән бәяләр буенча "Юнимилк" сатып алып торачак. Шунысы бар - авыл хуҗалыгы ул кырлар, басулар гына түгел. Авыл халкын эш урыннары, лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итү, аларның тормыш шартларын яхшырту өчен терлекчелек тармагын да үстерергә кирәк. Без үткәргән сораштырулар күрсәткәнчә, авылда яшәүче яшьләрнең яртысы эш булса, туган авылында төпләнеп калырга риза", - дип сөйләде Айрат Хәйруллин. Минтимер Шәймиев тә депутатның бу сүзләрен хуплады. Заманча техника заманында шул ук чөгендер басуларында гына да эшче кулларга мохтаҗлыкның бермә-бер кимүен искә алды. "Россиянең сөт базарында үз урыныңны табарга җайлы вакыт. Сәламәт яшәү рәвешенә омтылган халыкта сыйфатлы һәм киң ассортиментлы сөт продукциясенә сорау арта бара. Әлбәттә, сөт җитештерү - ул ит җитештерү генә түгел, аны сафка бастыру өчен күп көч таләп ителә һәм ул бер елда гына эшләнми", - диде Минтимер Шәймиев. Ул "Красный Восток-Агро"ның үз алдына куйган бурычлары тулысынча Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлдерелгән сәясәткә туры килүен әйтте. "Юнимилк" вәкилләре дә Татарстанның авыл хуҗалыгына инвестицияләр салу өчен файдалы төбәк булуын, республиканың соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында уңышлы эшләвен, техник яктан югары тәэминат дәрәҗәсен, территориянең географик яктан уңышлы урнашуын ассызыклады.
Билгеле булганча, "Юнимилк" компаниясе 2002 елда оештырылган иде. Бүгенге көндә аның Россия һәм Украинада 29 сөт предприятиесе исәпләнелә. Узган ел компаниянең чиста табышы 22 миллиард сумга, сату күләме 1 миллион тоннага җитте. Аның ассортиментлар портфелендә "Био Баланс", "Простоквашино", "Тёма", "Доктор Бранд", "Летний день" сәүдә маркалары бар.
2004 елда төзелгән "Эдельвейс-М" комбинаты исә җиһазландыру һәм җитештерүнең автоматлаштыруы буенча Россиядә иң яхшы предприятиеләрдән санала. 2007 елда биредә 95640 тонна сөт эшкәртеләчәк. Комбинат якынча 100 төрле продукция җитештерә һәм аларны Россиянең 25ләп эре шәһәрендә сата.
28 августта "Эдельвейс-М" комбинатында журналистларны цехлар белән дә таныштырып чыктылар. Сыр, сөт һәм төрле йогыртлар җитештерүен, физик-химик лаборатория, үзәк операторлык пункты эшен күрсәттеләр.