Казан үзәгендә "Кредит йорты" ачылды

2007 елның 16 июле, дүшәмбе

16 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан үзәгендә яңа ачылган "Кредит йорты"нда булды. Әлеге учреждениедә Россия һәм Татарстандагы 8 эре банкның офислары урнашкан. Алар казанлыларга кредит продуктларының киң исемлеген тәкъдим итәргә әзер.

Республика башлыгы "Кредит йорты" бүлмәләренең үзенчәлекле архитектурасын һәм сыйфатлы итеп эшләнгән эчке бизәлешен зур канәгатьлек белән билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдәге башка биналар да шундый булырга һәм Казанның тышкы күренешен матурлап торырга тиеш. Офис комплексының башкала үзәгендә (Пушкин урамында) урнашуы да клиентлар өчен өстәмә уңайлыклар тудыра. "Кредит йорты" хезмәткәрләре фикеренчә, тәкъдим ителгән операторларның шактый өлеше кумулятив эффект тудырачак, бу исә аларның һәркайсын сатуга уңай йогынты ясаячак. Шәһәрдә яшәүчеләр өчен бу тагын бер өстенлек, ник дигәндә алар өчен төрле кредит продуктларын сайлап алу мөмкинлеге туа.

ТР Президентын "Кредит йорты"нда республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, банк җитәкчелеге вәкилләре озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International