"Бер күрешү - үзе бер гомер" - Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 15 июль көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә XVII Татар яшьләре көннәре һәм I Мөселман яшьләре фестиваленең тантаналы ачылышында ясаган чыгышында Россиянең төрле төбәкләреннән, БДБ илләреннән җыелган яшьләрнең очрашуын әнә шулай татар халык мәкале белән хуплады.
"Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез, кунаклар, яшьләр! Дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче безнең халык гомер-гомергә аңлашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәгән. Бүгенге чара да - шуның ачык бер мисалы. Вакыт табып, Татарстан башкаласы - Казанга дәрәҗәле җыенга килгәнегез өчен зур рәхмәт", - дип башлады Президент сәламләү чыгышын. Илбашы форумны оештыручыларга да тирән рәхмәтен җиткерде.
"Бүген ачылган чаралар гадәти рәвештә генә Татарстан мәркәзендә - Казанда очрашу, республиканың башка төбәкләре буйлап сәяхәт кылу түгел, Татарстанның, җиһанның барлык татарлары өчен тарихи кыйбласы, татар милләте вәкилләренең газиз туган җире булуы сөендерә. Татарстан Болгар дәүләте чәчәк аткан чорларда ук Россия җирлегендә бердәнбер ислам динен кабул иткән төбәк", - ди Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, милләтчелекне аңлау, аның асыл якларын кайтару, татар милләтенең күркәм үзенчәлеген күңелләргә сеңдерү мөмкинлеге тууын һәм, һичшиксез, моны тулы көчтә файдалану зарурлыгын ассызыклап узды. "Милләтнең киләчәгенең ышанычлылыгын тәэмин итү - җаваплы бурыч, аның кадерен аңлау өчен катлаулы, сикәлтәле заманда яшәп карау да җитә", - дип, республика башлыгы яшь буын вәкилләренә, милләтпәрвәр дәвамчыларга якты өметләрен баглады.
"Иҗтимагый строй, менталитет үзгәргән чорда, без барыбыз да рухи һәм әхлакый үсешне кайгыртабыз. Рухилыкны, аның хәзинәгә тиң сыйфатларына, кыйммәтенә сакчыл караш белдереп, ипләп кенә торгызу мәсьәләсе - алгы планга чыга. Татар милләтенә, ислам диненә хас йола һәм гадәтләрне, ата-бабаларыбызга хөрмәтне түкми-чәчми буыннан-буынга тапшыру мәслихәт", - дигән фикерләре яшьләр өчен изге васыять рәвешендә яңгырады. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, дингә карата уңай мөнәсәбәт, яшьләр сәясәтендә дәрәҗәле форумнар уздыру - илнең дөньяга ачыклык нәтиҗәсе һәм цивилизацияле төстә, демократик үсеш юлыннан баручылар бу казанышка аек акыл белән карарга тиеш. "Бу шартларда безнең яшьләргә дини кануннарны киңәйтү, дингә карашны камилләштерүдә яшьләрнең бәйләүче буын булуын да анык танырга кирәк", - дип белдерде Президент. Аның фикеренчә, дин һәм милләт өчен көрәшүче татар яшьләренең нәтиҗәле гамәлләрендә, берникадәр кимсенү тоюы уңай йогынты ясый. "Нәкъ менә милләтегез һәм динегез белән горурлыгыгыз, глобальләшү шартларында үз йөзегезне саклап калып, берләшүгә этәрә. Бу юнәлештә уңышларга ирешүегездә шигем юк. Бердәм рәвештә киңәшләшеп эшләвегез күңелләрдә җылы хис уята", - ди Илбашы.
Унҗиденче мәртәбә узучы татар яшьләре көннәре инде гадәти күренешкә әйләнгән булса да, быел аның йөзек кашы булып, Мөселман яшьләре фестивале белән берлектә үткәрелүе игътибарны җәлеп итә. Минтимер Шәймиев аның быелгы күркәм үзенчәлеген дә шунда күрә. Ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов инициативасы белән, округта Яшьләр елы игълан ителүен искәртеп узып: "Татар яшьләре көннәре кысаларында, Мөселман яшьләре фестивален оештыру - кыю адым", - дип, ислам диненә күрсәтелгән ихтирам өчен рәхмәтен ирештерде. "Шушы көннәрне оештыруда чагылган изге ният, алга таба да барлык юнәлешләрдә хакимлек итсә - илдәге демократик җәмгыять тагын да тизрәк үсеш кичерәчәк. Без моны булдырабыз!", - дип җөпләде Минтимер Шәймиев ялкынлы сәламләү чыгышын.