Дәүләт торак фондының Попечительлек Советы утырышы узды

2007 елның 17 июле, сишәмбе

17 июль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында "ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерцияле булмаган оешманың Попечительлек Советы утырышы узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, эре оешма һәм предприятиеләр белән идарә итүчеләр һәм башкалар катнашты.

"Социаль ипотека" программасы аша без халыкның бик аз өлешенең генә, ягъни иң мохтаҗларының гына ихтыяҗларын канәгатьләндерәбез", – дип, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев торак төзелеше буенча эшчәнлекнең киңрәк колач җәюен таләп итә. Президент фикеренчә, торак төзелеш күрсәткечләрен арттыруга "классик ипотека", "коммерцияле торак" программалары аша ирешү зарур. "Бу өлкәдә проблемалар хәттин ашкан. Иң мөһиме, аларны хәл итүдә законга буйсынып эшләү – төп шарт", – ди Минтимер Шәймиев.

"Шәхси торак, күпфатирлы йортларда, төрле халык катламнары вәкилләре арасында, фатир хуҗалары булырга теләүчеләр саны арта бара. Матди яктан төрлечә тәэмин ителгән кешеләрнең, яшь гаиләләрнең, үз почмагыннан мәхрүм калганнарның, бюджет тармагында хезмәт куючыларның, авыл хезмәтчәннәренең "баш өстендә түбәле" булу мәсьәләсен уңышлы хәл итәбез икән, димәк, фатирлы итү юнәлешендә дөрес юл сайлануына инана алабыз", - дип саный Президент. Аның әйтүенчә, бүгенге көнгәчә торак белән тәэминат мәсьәләсе буенча, аеруча торак шартларын яхшыртуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Татарстан Президент Аппаратына агылучы хатлар да шуңа ишарәли. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, ярты ел эчендә гражданнардан төрле йомыш белән 2188 үтенеч мөрәҗәгате кабул ителгән. Аларның 35 проценты өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру белән бәйле булса, 70 процент өлеше "Россия гражданнарына - уңайлы һәм үтемле торак" илкүләм проектын күзаллый. Хат язучы авторлар еш кына аварияле халәттә булган йортлардан күчеп китү проблемасына да кагыла.

"Ятим балаларны тораклы итү проблемасы да бүгенге көндә кискен сыйфатта", - дип басым ясый Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, республика шәһәр һәм районнарында исәптә торучы 18 мең тирәсе ятимнәргә Татарстан Хөкүмәте 18 квадрат метр мәйданга дәгъва кылырга рөхсәт бирүче сертификат тапшыру тәкъдиме белән чыккан. "Минемчә, бу эш безнең куллардан киләчәк. Чишелеш юлын табарбыз", - ди Илбашы. Аның фикеренчә, бәхетсезләрнең барысын да фатир белән тәэмин итү озак вакыт таләп итәчәк, шуңа күрә аларны сертификатлы итү - мәрхәмәтле гамәл булачак. Гомумән алганда, мәсьәләнең кискенлеге көн үзәгеннән төшми. "Халыкның тормыш дәрәҗәсе үсте, затлырак тормышта яшәргә теләкнең артуы да шуңа бәйле", - дип ассызыклый Минтимер Шәймиев.

"Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" оешмасының 2007 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләре, казанышлары, кимчелекләре, киләчәккә бурычлары хакында утырышта катнашучылар алдында фондның башкарма директоры Тәлгать Абдуллин хисап тотты. Агымдагы елда Дәүләт торак фонды "Социаль ипотека" программасы буенча тормыш шартларын яхшырту, "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү", "Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаилә һәм яшь белгечләрне торак белән тәмин итү" кебек өч программаны гамәлгә ашыру өстендә эшләде. Әлеге программаларны тормышка ашыру өчен быел 9,86 миллиард сум күләмендә финанс чаралары каралган.

2007 елның инвестиция программасы 525 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыруны күздә тота. Беренче яртыеллыкка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул 47,4 процентка финансланган. Гомуми мәйданы 109 мең квадрат метрдан гыйбарәт булган 1738 фатир куллануга бирелгән, аларның 1040 ында инде өй туйлары уйналган. Әлеге күрсәткеч еллык биремнең 21 процентын тәшкил итә. Быел сафка баскан йортлар югары техник әзерлеккә ия. Дәүләт ярдәменә мөрәҗәгать итүчеләр саны да сизелерлек арткан. Беренче алты ай эчендә 8047 гаилә чиратка кабул ителгән. 2005-2007 елларда фонд тарафыннан чиратка бастырылган гаиләләрнең 27,73 процент өлеше - яшь гаиләләр.

Тәлгать Абдуллин хәбәр иткәнчә, "Социаль ипотека" программасы буенча торак төзелешен финанслауга республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан күчерелә торган финанс чараларының план күләмен 4175,2 миллион сум тәшкил итә. Шулай итеп, әлеге программаның уңышлы гына гамәлгә ашырылуында Татарстанның 1409 оешмасы катнаша. Агымдагы елның 1 нче июленә сәнәгать предприятиеләре программа казнасына 1969,97 миллион сум акча салган. "Социаль ипотека" программасын санга сукмыйча, фонд белән хезмәттәшлектә тормаган ширкәтләр Президент тәнкыйтенә дучар булды. "Татарстанда теркәлгән барлык оешмалар да программаның гамәлгә ашырылуы өчен түләргә тиеш. Моны аңламаучыларның хәленә керергә җыенмыйбыз", - дип кисәтте ул.

Шунысы сөендерә, программа инде халыкта төпле ышаныч уяткан. Әйтик, авыл халкы тарафыннан кертелгән акча күләме, фаразланган күрсәткечләрен узып китеп, 2007 елның беренче яртыеллыгы өчен 2 миллиард 400 миллион сумны тәшкил итә (план буенча ул 1 миллиард 800 миллион сум булган).

"Бүгенге көндә яңа фатирларга урнашучы яшьләр өчен аларның әлеге күчемсез милекләре - беренче шәхси мөлкәт. Шуңа күрә йортларның тышкы кыяфәте, эшләнеш дәрәҗәсе игътибарны җәлеп итәрлек булсын", - дигән фәрманын яңгыратты Минтимер Шәймиев. Силикат кирпечнең әле һаман да күп кулланылуына республика җитәкчесе ризасызлыгын белдерде. "Квадрат метрына бәясе бераз артыграк булса булсын, әмма бизәлеше күңелгә ятышлы булса яхшы. "Социаль ипотека" программасын үтемле итәбез дигәч тә, йортларны төзү сыйфатына хилафлык килмәскә тиеш", - дип саный Президент. Мондый фикерләрен ул Тәлгать Абдуллин тарафыннан күрсәтелгән, төзелгән яки әле сафка басып кына килүче йортларның фотосурәтләрен күргәч җиткерде. Дөрес, араларында таң калдырырлык гүзәл йортлар да калкып чыккан. Минтимер Шәймиев әнә шуларны өлге итеп билгеләп узды. Тәлгать Абдуллин беренче тапкыр комплекслы төзелеш эшенең нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Мисал өчен, Түбән Кама шәһәрендә берьюлы 35 мең квадрат метр мәйдандагы йортлар комплексы файдалануга тапшырылган.

Утырышта "Агросәнәгать комплексы үсеше" проекты нигезендә "Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаилә һәм яшь белгечләрне торак белән тәмин итү" программасының да нәтиҗәлелеген югалтмау, аның хакыйкатькә туры килүе мәсьәләсе кузгатылды. Минтимер Шәймиев фәкать авыл белгечләре өчен генә каралган ташламаларга башка тармак эшчеләре, авыл хуҗалыгына бернинди катнашы булмаган хезмәткәрләр дәгъва кылуы уңаеннан да дәгъвасын әйтеп узды. ТР Прокуроры Кафил Әмиров та хокук бозуларның бихисап булуын раслады. "Фатир белән тәэминат яшәү урынына гына карап кына башкарылырга тиеш. Барлык кешене дә Казанга җыеп булмый. "Социаль ипотека" программасының аз керемле гаиләләр өчен гамәлгә кертелүен онытмаска кирәк", - дип, кырыс кисәтү ясады Президент.

Тәлгать Абдуллин эш тәртибен җайга салырга ярдәм итүче электрон мәгълүматлар базасы булдырылуы хакында да хәбәр итте. "Дәүләт торак фондының Попечительлек Советы республиканың шәһәр һәм районнарында 26 вәкиллеген ачу белән мәшгуль", - ди ул. Докладтан аңлашылганча, өстәмә финанс чаралары җәлеп итеп, фондның Попечительлек советы 611,2 мең квадрат метр мәйданда торак кертергә ниятли (совет карары белән ул башта 525 мең квадрат метр мәйданда хупланган булган). Бу "Тузган торакны юкка чыгару" програмасыннан "Социаль ипотека" программасына күчеш белән бәйле. Бу мәсьәлә бәхәс кузгатты. Ул "Тузган торак" программасы буенча фатирлы булырга өлгермәгәннәрдән кемнәр социаль наймга каралырга тиеш һәм кемнәр социаль ипотека шартларын үтәргә тиешлегенә кагылды.

Бүгенге көндә программа нигезендә квадрат метры 17 мең сум торса, ел азагына кадәр аның 19 мең сумга кадәр үсүе ихтимал. "Төзелеш материаллары яки башка чыгымнарның бәясе артуына карамастан, квадрат метр өчен бәя елга бер генә мәртәбә үзгәрә ала", - дип белдерде Президент.

Торак төзелеше өлкәсендә башкарылган эшләр һәм алдагы планнар белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин уртаклашты. Аның әйтүенчә, ярты ел эчендә республикада 927 мең квадрат метр торак файдалануга кертелгән, бу еллык биремнең 46 процент өлешен тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International