Минтимер Шәймиев "Банк Москвы" президенты Андрей Бородин белән очрашты

2007 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

19 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Банк Москвы" АКБ ААҖ президенты Андрей Бородин белән очрашты.

Очрашуда шулай ук "Банк Москвы" АКБ ААҖ ягыннан - банкның вице-президенты Елена Волкова, вице-президент - банк идарәсе әгъзасы Владимир Федоров, банкның Казан филиалы директоры Лилия Богачева, банк президенты киңәшчесе Павел Матюхин; Татарстан ягыннан - ТР Милли банкы рәисе Евгений Богачев, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Әңгәмә барышында Андрей Бородин Татарстан башлыгына республикабызда "Банк Москвы" эшчәнлеге планнары һәм әлеге эшчәнлекнең тәүге нәтиҗәләре хакында бәян итте. "Безнең тулы канлы филиалыбыз бар һәм аның эшендә алга китеш күзәтелә", - дип билгеләп үтте банк башлыгы. Аның сүзләренә караганда, "ВАМИН" ААҖнә 170 миллион сум күләмендә эре кредит бирелгән, өстәвенә, авыл хуҗалыгы компаниясе өчен 700 миллион сумга лимит ачылган. "Бәхетле" компаниясе шулай ук безнең банкның кредит ресурсларыннан файдалана. Шул ук вакытта бу банкка да шактый зур лимит билгеләнде", - дип белдерде ул республика башлыгының "бу әле башы гына" дигән сүзләре белән килешеп.

"Без шулай ук республика сәнәгате һәм авыл хуҗалыгын кредитлауны арттырырга планлаштырабыз. Без Татарстанда авыл хуҗалыгының нәтиҗәле һәм табышлы булуын аңлыйбыз, - дип ассызыклады А.Бородин. - Безне һәрчак авыл хуҗалыгы төпсез чокыр дип куркытып киләләр, ягъни күпме генә акча салма, файдасын күрмәячәксең. Татарстан - бөтенләй башка мисал, шуңа күрә без монда ниндидер "сюрпризлар"га юлыгудан курыкмыйбыз".

А.Бородин сүзләренчә, "Банк Москвы" республика халкы белән дә шулай ук тыгыз элемтәдә эшләргә ниятли. "Бүгенге көндә безнең банкның үзенчәлеге халык акчаларын җәлеп итүдә түгел, ә бәлки аңа кулланучылар кредиты бирүдә. Бездә болай да дисбаланс күзәтелә бит: ил буенча 80 миллиард сумга якын акча җәлеп ителгән, ә кредитлар 50 миллиард сумлык бирелгән. Шуңа күрә тагын 30 миллиардны безгә кичекмәстән бирергә кирәк", - дип аңлатты ул.

"Без ипотека кредитын үстерергә, кичектергесез ихтыяҗларга кредитлар бирергә (өстәвенә, зур суммаларда) ниятлибез, - дип дәвам итте А.Бородин. - Кешеләр автомобильләргә, фатир ремонтына кредит ала алсын өчен эшләнә бу. Моны үзебезнең төп бурычыбыз саныйбыз".

"Без республика акчаларын һич тә читкә җибәрергә планлаштырмыйбыз, - дип ышандырды Татарстан Илбашын "Банк Москвы" президенты. - Киресенчә, без үз акчаларыбызны салырга теләр идек". "Без моны бары хуплыйбыз гына", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Андрей Бородин шулай ук банкның социаль һәм хәйриячелек программаларыннан баш тартырга җыенмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, республика башлыгы белән очрашканчы банк вәкилләре Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булган. Православие храмын торгызу өчен "Банк Москвы" акчалары да җәлеп ителде, дип ассызыклады ул. "Бүген без бу изге эштә үз өлешебез булу белән горурланабыз, - диде А.Бородин. - Алда безне көндәлек зур эшләр көтә. Республикада әйдәп баручы кредит-финанс учреждениесе булырга телибез. Моның өчен исә Татарстан территориясендә, шул исәптән казанда һәм башка шәһәрләрдә челтәрне үстерәчәкбез".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International