20 июльдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең 68нче иҗат сезонын күптән түгел сәхнәләштерелгән "Шагыйрь мәхәббәте" операсы белән япты. Ябылу тантанасына тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде.
Мәгълүм булганча, узган елның ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры "Шагыйрь мәхәббәте" дип исемләнгән өр-яңа опера тәкъдим итте. Композитор Резеда Ахиярова белән шагыйрь Ренат Харис тарафыннан иҗат ителгән әсәр халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышлана. Аның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры - Виктор Соболев (Санкт-Петербург). Режиссеры - Мәскәүнең Дәүләт Зур театрында эшли торган Михаил Панджавидзе.
Опера - татар телендә һәм ул рус теленә тәрҗемә ителгән субтитрлар белән тәэмин ителә. Операның декорацияләре дә һәркемдә кызыксындыру уятырлык итеп, видоепроекторлар белән тәэмин ителә. Анда шулай ук компьютер графикасы да кулланылган.
"Шагыйрь мәхәббәте" операсы ике бүлектән тора. Тукай партиясен әсәрдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Санкт-Петербургның Мариин театры солисты Әхмәт Әһәди, Зәйтүнәне - Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева башкарды. Фатыйх партиясендә Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов, Бәдриҗиһан ролендә - Наилә Нургаянова, Шүрәле партиясендә - Халыкара бәйгеләр лауреаты Альберт Әсәдуллин, Газраил партиясендә Халыкара бәйгеләр лауреаты Владимир Васильев чыгыш ясады. Кич буе оркестр белән Санкт-Петербург дирижеры Виктор Соболев дирижерлык итте.