Минтимер Шәймиев Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе белән очрашты

2007 елның 23 июле, дүшәмбе

23 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзенең рәсми резиденциясендә Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Геннадий Батанов белән очрашты. Очрашуда Россия Пенсия фонды белән республиканың алга таба хезмәттәшлеге, шулай ук ТРда Хәйрия елы барышы турында фикер алышынды.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлеге идарәчесе Марсель Имамов катнашты.

Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге РПФ органнары системасында иң эреләреннән санала: шәһәр һәм районнарда 44 идарә, 7 бүлек, 12 районара персонификацияләнгән исәп пункты. РПФ мәгълүматларына караганда, Татарстанга югары дәрәҗәдә демографик картлык хас. 2005 елда халыкның картаю коэффициенты 16,82 процент тәшкил иткән, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән 0,35 процентка кимрәк. Соңгы елларда республикада пенсия алучыларның саны 20 мең кешегә диярлек арткан. Шул ук вакытта пенсионерлар өлеше 25,7 проценттан (2002 ел) 26,2 процентка кадәр (2007 ел) үскән. Быелның башына 100 пенсионерга - 193 эш яшендәге кеше, 100 хезмәт пенсияләрен алучыга 204 икътисади актив кеше туры килгән. 2008 ел башына пенсионерларның гомуми саны 992 мең кеше дәрәҗәсендә фаразлана, 2010 елда исә 1 миллион 16 мең кеше тәшкил итәчәк.

Пенсия турындагы законнар нигезендә, 2002 елның гыйнварыннан 2007 елның апреленә кадәр дәвердә РПФ органнары тарафыннан 12 индексация уздырылган. Нәтиҗәдә, бу чорда пенсияләрнең уртача күләме 1065 сумнан 2928,7 сумга кадәр арткан. Быелның азагына пенсияләрнең уртача күләме 2977 сумга җитәр дип көтелә. Бюджет нигезендә, 2007 елда барлык төп пенсияләр һәм башка социаль түләүләргә чыгымнар 40,1 миллиард сум күләмендә бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International