Минтимер Шәймиев Россиядә Канада Илчесе Ральф Лисишин белән очрашты

2007 елның 2 июле, дүшәмбе

2 июль көнне Казан Крмелендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиядә Канаданың Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ральф Джеймс Лисишин белән очрашты. Дәрәҗәле кунак һәм аның тормыш иптәшен каршылап, Илбашы Канада дәүләте тарафына җылы сүзләрен җиткерде. Беренчедән, ул, әлеге чит илнең авыл хуҗалыгы ягыннан алга киткәнен ассызыклап, элегрәк күп кенә культураларның Татарстанга нәкъ менә Канададан кертелүен телгә алды.

"Зур сигезлек" рәтенә керүче бу ил дөньягага җитештерү-сәнәгать юнәлешендә генә түгел, уңдырышлы басулары белән дә танылды. Канада бөртекле культураларны зур күләмдә җитештерә һәм экспортка чыгара. Авыл хуҗалыгы биредә зур темплар үсә һәм әлеге система үз-үзен аклый да", - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Президенты Ральф Лисишин белән очрашу барышында Канаданың гуманитар фәннәр юнәлешендә тәҗрибәгә бай булуын билгеләде. Күп милләтле Татарстанга төрле халык вәкилләре яши торган Канаданың уку-укыту юнәлешендәге эш рәвеше кызыклы. Шуңа да агымдагы елның февраль аенда Казанда "Мәдәниятара аралашу чарасы буларак - мәгариф: Канада һәм Россия тәҗрибәсе" Халыкара конференциясе узды.

Сәүдә-икътисад хезмәттәшлегенә килгәндә, Канада 1994 елдан бирле "Казан вертолет заводы" ачык акционерлык җәмгыяте белән эшләп, Татарстаннан "Ансат" вертолетлары сатып ала. Республика тарафыннан да, үз чиратында, Ми - 38 транспорт вертолеты өчен әлеге илдән двигатель кертелә.

Канада Көнбатышның табигый байлыкларны нәтиҗәле куллану буенча эшләүче илләренең берсе санала. Биредә нефть, газ, никель, уран асбест һәм башка казылмаларны табу һәм эшкәртү системасы үсеш алган. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең бүгенге көндә Канаданың нефть компанияләре белән авыр нефть табу өлкәсендә элемтәләре бар.

Ральф Лисишин журналистлар алдында чыгыш ясаганда икътисад, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендәге Татарстан-Канада элемтләренең тагын да киңәйтеләчәген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International