ТР Президенты оешмалар милкенә салым турындагы законны имзалады

2007 елның 25 июле, чәршәмбе

25 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Оешмалар милкенә салым хакында Татарстан Республикасының аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.

Закон тарафыннан салым түләүдән тулысынча азат итү, шулай ук 0,1 һәм 1,1 процент күләмендәге түбәнәйтелгән ставка буенча налог салынучы милек категориясе өлешендә 2009 елның 1 гыйнварына кадәр салым түләүчеләрнең аерым категорияләренә ташламаларның гамәлдә булу вакыты озынайтыла.

Моннан тыш, закон тарафыннан финанс эшчәнлеген тәэмин итү Татарстан Республикасы бюджеты һәм (яки) җирле бюджетлар хисабына гамәлгә ашырылучы автоном учреждениеләрнең милкен салым салудан азат итәргә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International