Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Түбән Кама Шин" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Радик Ильясовтан телеграмма килде. Анда республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" берләшмәсенең һәрьяклап ярдәм итүе нәтиҗәсендә 2007 елның 22 июлендә предприятиедә "Кама" маркалы 300 миллионынчы шин эшләп чыгарылуы хакында сүз бара.
"Россия шин сәнәгате тарихында беренче мәртәбә предприятиедә җитештерү эшчәнлеге башланганнан бирле узган 34 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә ирешелде. Шул рәвешле Татарстан шинчылары Россия шин тармагында үзләренең лидерлык позициясен тагын бер тапкыр эш белән раслады.
"Түбән Кама Шин" ААҖ җитәкчелеге һәм коллективы предприятие алдына куелган бурычларны үтәү өчен алга таба да бөтен тырышлыгын куячак", - диелә телеграммада. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.