Татарстан Республикасы башлыгы күп мәртәбәләр "Россиянең иң яхшы кешеләре" федераль энциклопедиясе лауреаты дип танылды, ә күптән түгел илнең югары иҗтимагый бүләге - "Россиянең иң яхшы кешеләре" медаленә лаек булды. Энциклопедиянең иҗтимагый-консультация советы әнә шундый карар кабул итте, дип белдерделәр "Спец-Адрес" нәшриятында.
25 июль көнне Мәскәүдә ТР Вәкиллегендә редакция җитәкчелеге РФдә ТР тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов белән очрашты. Аңа төбәк башлыгы өчен медаль һәм "Россиянең иң яхшы кешеләре" энциклопедиясе нөсхәсе тапшырылды.
Энциклопедияне төзүчеләр Минтимер Шәймиевнең төбәк тормышындагы аерым ролен билгеләп үтте. "М.Шәймиевнең социаль сәясәте Татарстанга иң катлаулы реформа елларында социаль, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклап калырга мөмкинлек бирде, - диде баш мөхәррир Антон Бруй. - Хәзерге вакытта республика - Россиянең иң бай, икътисади үскән төбәкләренең берсе. Фәнни производство, авыл хуҗалыгы киң колач белән үсә, халыкның байлыгы арта".
"Россиянең иң яхшы кешеләре" энциклопедиясе медале Россия дәүләтчелеген ныгыту, федерализм үсеше, Россия Федерациясенең мәдәни, икътисади һәм хәрби куәтен көчәйтү өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә. Соңгы елларда әлеге бүләккә губернаторлар Александр Филипенко (ХМАО), Анатолий Артамонов (Калуга өлкәсе), актер һәм режиссер Олег Табаков, балерина Майя Плисецкая һәм башка күренекле эшлеклеләр лаек булды.