Минтимер Шәймиев ЕврАзЭС Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек саклау советы әгъзалары белән очрашты

2007 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

26 июль көнне Казанда Ауропа икътисади берләшмәсе (ЕврАзЭС) Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек советы утырышы ачылды. Аның эшендә әлеге икътисади оешмада әгъза булып торган 5 илнең – Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстанның, шулай ук күзәтүче статусындагы Үзбәкстанның сәламәтлек саклау министрлары, министр урынбасарлары катнаша. Мәгълүм булганча, Ауразия икътисади берләшмәсенә кергән илләр гражданнарына белем һәм медицина ярдәме алу өчен бу илләрдә тигез мөмкинекләр тудыру – ЕврАзЭСның төп бурычларының берсе.

Мәртәбәле делегацияне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте. Очрашуда РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов, кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль агентлык җитәкчесе Геннадий Онищенко, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, Беларусь Республикасы һәм Казахстанның сәламәтлек саклау министрлары Василий Жарко белән Анатолий Дерновой, Кыргызстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Мадамин Каратаев, Таҗикстан һәм Үзбәкстан министрларының беренче урынбасарлары Нусратулло Сәлимов һәм Абдухәким Хаджибаев, ЕврАзЭС генераль сәркатибе урынбасары Серик Примбетов һ.б. катнашты.

ТР Президенты кунакларга республикада алып барылган социаль сәясәт, аерым алганда Хәйрия елында башкарылучы эшләр хакында сөйләде. Республика башлыгы белдергәнчә, игелекле эшләр кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итә. Хәйриячелек эшенә гражданнар йөрәге кушуы буенча алына. Балалар йортларында тәрбияләнүче, ата-ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз гаиләләренә сыйдыручылар, аларга ярдәм итүчеләр шундыйлар. Президент Татарстанда хәйрия эшенең киң кырлы алып барылуын ассызыклады. Ятимнәр дә, авырулар да, олысы да, кечесе дә моны бердәй тоя. Инвалиларны коляскалар белән тәэмин итү эшенә республикада төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр алынды. Бүгенге көндә шикәр авырулы балаларга шикәр күләмен ачыклаучы приборлар тапшырыла. Минтимер Шәймиев очрашу вакытында балалар йортларында тәрбияләнгән ятимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар биреләчәген хәбәр итте. Ул аларга балигъ булып, үзе тәрбияләнгән йорттан китәр вакыт җиткәч тапшырылачак. "Балалар йортында тәрбияләнеп чыгучылар республика территориясендә кая гына мөрәҗәгать итсәләр дә, бу сертификатны файдаланып фатирлы була алачак", - ди республика башлыгы.

ЕврАзЭС илләрендә яшәүче гражданнарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү Интеграция комитеты каршындагы сәламәтлек саклау советы әгъзалары фикер алыша торган төп темаларның берсе. Шуны күздә тотып, 27 июльдә кунаклар югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче Төбәкара клиник-диагностика үзәге эшчәнлеге белән танышырга җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International