Равил Гайнетдин: “Казан шәһәрен бөтен дөньяда халыкара мөселман фильмнары фестивален үткәрә торган башкала дип танытасыбыз килә"

2007 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 6 - 12 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында "Алтын мөнбәр" III Халыкара мөселман кинофестивале уздырыла. 26 июльдә исә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, әлеге фестивальнең оештыру органы җитәкчелеге белән очрашты. Анда Россия мөфтиләр Шурасы рәисе, "Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман кинофестивале президенты Равил хәзрәт Гайнетдин, Ислам мәдәни үзәге президенты Абдул-Вахед Валидович, вице-премьер - ТР мәдәният министры, "Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман кинофестиваленең оештыру комитеты рәисе Зилә Вәлиева чакырылган иде.

"Ике ел элек мөселман киносы фестивале үткәрүне башлап, без яңа тарихны, Россия дәүләте тормышының яңа битләрен ачтык. Яхшы башлангыч бар, бу фестивальгә катнашырга теләүчеләрнең елдан-ел арта баруы, безне нык куандыра. Әлеге чара танып-белүнең, безнең үзара аңлашуыбызга ирешүнең аеруча нәтиҗәле формасы. Фильмнар аша шул җирнең, территориянең, халыкның реаль тормышы яктыртыла һәм кинолардагы аерым сюжетлар ярдәмендә нәрсәгә дә булса омтылыш билгеләнә. Бер беребезне әнә шулай ишетергә, аңларга тиешбез", - ди Минтимер Шәймиев, мөселман кинофестиваленең әһәмиятен югары бәяләп. Шул ук вакытта Президент, фестивальнең эчтәлеген тагын да тулыландыру, баету, кинофильмнарны бәяләүчеләр вәкиллеген киңәйтү, чараны киңрәк рекламалау, яктырту зарурлыгын да ассызыклый.

Дөрестән дә фестиваль белән кызыксынучылар елдан-ел арта бара. Әйтик, чарада 2005 елда 12 илдән 40 хезмәт, узган елны 20 илдән 60 иҗат эше тәкъдим ителгән булса, быел 46 илдән 200 хезмәт катнашыр дип көтелә. III халыкара фестиваль Ауропа кинематографистларының игътибарын да үзенә җәлеп итә - инде Ауропаның 14 дәүләте анда катнашырга теләк белдергән. Традицион призлар һәм Татарстан Президентының махсус бүләге белән бергә, "Тюрксой" халыкара оешмасының "Төрек дөньясы кинематографиясе үсешенә керткән хезмәт өчен" дигән махсус бүләк тә булдырылган.

Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин билгеләп үткәнчә, "Алтын мөнбәр" быел да зур казаныш белән үтәр дигән горурлык хисе бар. "Татарстан башкаласында үтә торган фестиваль Россиядә генә түгел бөтен дөньяда танылды. Быелгы 200 дән артык иҗат эшенең катнашуы көтелү - башка халыкара фестивальләрдә дә бик сирәк була торган күренеш. Алга таба бу чаралар Көнчыгыш Канны фестивале дәрәҗәсенә күтәреләчәк. Казан шәһәрен бөтен дөньяда халыкара мөселман фильмнары фестивален үткәрә торган башкала дип танытасыбыз килә", - дип "Алтын мөнбәр" фестивале президенты Равил Гайнетдин. Татарстан Президенты мондый дөньякүләм чараны Казан халыкара мөселман кинофестивале итеп үткәрергә дигән тәкъдим белән чыккан.

Татарстан Президенты белән очрашуда шулай ук кинофестивальнең генераль директоры Зауди Мамиргов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International