Владимир Путин федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү турындагы Шартнамәне раслады

2007 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган канунның әһәмиятен югары бәяләп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, бу вакыйганың Татарстан ягыннан олы рәхмәт хисләре белән кабул ителүен белдерә. "1994 елны Россия һәм Татарстан Президентлары кул куйган Шартнамә зур тарихи роль уйнады. Ул безнең республиканы татулыкка китерде һәм нәтиҗәле иҗадый эшчәнлеккә юл ачты", - ди Минтимер Шәймиев. Ни өчен соң Татарстан эзлекле рәвештә яңа Шартнамәгә кул куелуга омтылды ? - дигән сорауга ул, моның чын мәгънәсендә Конституцион норма булуын, Россия Конституциясенең 11 маддәсендә (3 нче бүлек) шәрехләнгәнчә, федераль үзәк белән РФ субьектлары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү, Россия Конституциясе нигезендә, Федератив килешүләр, яки башка килешүләр формасында булырга мөмкинлекне күздә тотуын белдерде.

"Яңа Шартнамә илнең бөтенлеген законлы нигездә беркетә һәм демократик цивилизацияле үсеш юлына баскан Россиянең, күпмилләтле федератив дәүләт буларак алгарышка ирешүен раслый". Россия Президенты тарафыннан имзаланган канунга карата үз аңлатмаларын биреп, Татарстан Президенты элеккеге һәм яңа Шартнамәләрнең икъдисадый, рухи-мәдәни, әһлакый юнәлешләрдә мөһим роль уйнауларын ассызыклый. Шартнамәнең кайбер үзенчәлекләренә басым ясап, Татарстан гражданнары үз ана телләрендә язылган кушымталы паспортлар алуга хокуклы булуларын, Россия дәүләте башлыгы тәкъдим иткән Татарстан Президенты постына кандидатның республикадагы ике дәүләт телен дә белергә тиешлекне билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. "Ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре безнең республикада законлаштырылган икән, ул "Россия халыклары телләре турында"гы канунга каршы килми. Әгәр кемдә булса Президент булырга тели икән, ул республиканы, аның күпмилләтле халкын хөрмәт итсә, ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Телне өйрәнү, белү өчен бездә балалар бакчасыннан алып бар шартлар да тудырылган. Булачак Президентның милләте кем булуга карамастан, республикада ике телне дә белүе зарур һәм без моны хәзер Шартнамә нигезендә беркеттек".

Минтимер Шәймиев яңа Шартнамәнең икътисадый өлкәдәге мәсьәләләрне чишкәндә дә зур роль уйнаячагын һәм алга таба шушы документ күпмилләтле Татарстанның иҗадый көчен ныгытачакны белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International