ТР Президенты законнарга кул куйды

2007 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

2007 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев өч законны имзалады.

"Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү һәм файдалану турында"гы Закон республикасы дәүләт милке белән идарә итү һәм файдалану тәртибен раслый һәм бу өлкәдә дәүләт хакимияте органнары компетенциясен билгели.

ТР Президент шулай ук "Биектау муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен һәм статусын билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы һәм "Татарстан Республикасында ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирү йөкләнгән җирле үзидарә органнарын билгеләү турында"гы Законнарга кул куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International