Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты Геннадий Ворониннан хат килде. Хатта 2007 елның 3 июлендә Дәүләт Думасында Бөтенроссия сыйфат оешмасы, РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, эшкуарлык һәм туристлык комитеты, "Бердәм Россия" партиясе сәнәгать сәясәте комиссиясенең "Россия сыйфаты" программасының яңа дипломантларын, Ауропа менеджмент сыйфаты фонды сертификатлары ияләрен һәм "Россиянең сыйфат лидеры" конкурсы лауреатларын тантаналы төстә тәкъдир итүе хакында сүз бара.
"Түбән Кама Шин" ачык акционерлык җәмгыяте продукциянең яңа төре өчен "Россия сыйфаты" программасы дипломына икенче мәртәбә лаек булды. Программа дипломантлары арасында шулай ук Татарстан Республикасының "Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ, Казанның "Органик синтез" ААҖ, "Сантехприбор" ААҖ, "Серго исемендәге завод" җитештерү берләшмәсе" федераль дәүләт унитар предприятиесе бар.