"Түбән Кама Нефтехим" ААҖ язмышын хәл итүче объект", - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 1 августта Түбән Камада яңа энергетика объектын сафка бастыру тантанасында ГТУ-75 газ-турбина җайланмасына әнә шундый бәя бирде. Чара "Түбән Кама Нефтехим" ААҖдә тәүге продукция алуга 40 ел тулуга багышланган иде.
Тантанада шулай ук республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРның беренче вице-премьеры Борис Павлов, министрлык җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, нефть химиясе тармагының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Түбән Кама ТЭЦ территориясендә ГТУ-75 2 ел эчендә торгызылган. Җайланманың милекчесе - "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ, ул аның төзелешенә 2 миллиард 120 миллион сум салган. Объектта "Дженерал электрик" фирмасы җиһазлары һәм Подольскида җитештерелгән өч пар казаны кулланылган.
"Түбән Кама Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин билгеләп үткәнчә, бүгенге вакыйга предприятиенең үз энергия чыганагы барлыкка килүен аңлата, өстәвенә" ул бик экономияле һәм экологик санала. "Газга тарифлар үскән очракта да, җылылык һәм электр энергиясенә бәяләрне элеккеге дәрәҗәдә саклап кала алырбыз дип ышанам", - диде ул.
Тантанада катнашучы кунакларын берсе - "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев ГТУ-75не сафка бастыру - зур энергетикага шәхси инвестор килүнең ачык мисалы, диде. Энергохолдинг башлыгы нефть химиячеләренә эшләре аварияләрсез баруын теләде.
Чарада катнашучылар каршында чыгыш ясаган Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә: "Бүген файдалануга тапшырылган объект бик нәтиҗәле, ул "Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең язмышын алдан хәл итә". Республика башлыгы сүзләренә караганда, энергиянең үзкыйммәтен киметү юлы белән чыгарыла торган продукциянең көндәшлеккә сәләте арата. Моннан тыш, уңышлы инженерлык карары ярдәмендә, ГТУ-75 нефть химиячеләренә бик кирәкле пар рәвешендәге арзан җылылыкны эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә. ТР Президенты республика буенча сәнәгатьчеләргә 1 КВт\сәгать электр энергиясе уртача 1 сум 11 тиенгә төшә икән, бу объектта исә ул ике ярым тапкыр кимрәк - 31 тиен, дип билгеләп үтте. Җылылык та шактый янга калдырыла: бер Гкал өчен 400-500 сум урынына 342 сум. Президент республикада киләчәктә дә заманча энергетика объектлары төзеләчәк дип ышандырды.
Соңыннан республика башлыгы һәм Владимир Бусыгин диспетчер бүлмәсендә җайланманың рычагына басып, аны эшләтеп җибәрде.
Минтимер Шәймиевкә шулай ук быелның февралендә "ТАИФ-НК" ААҖ көчләре белән сафка бастырылган юл битумнары җитештерү җайланмасын күрсәттеләр.
Предприятиенең генераль директоры Александр Бабынин хәбәр иткәнчә, җайланма юл катламнарының өске (ныклырак) һәм аскы (сыеграк) катламнары өчен 2 төрдәге югары сыйфатлы битум чыгара. Объектта кулланыла торган технологияне ул "битум сәнәгатендәге "Мерседес" дип атады, чөнки ул өзлексез рәвештә төрле нефть чималыннан продукция җитештерергә мөмкинлек бирә. Түбәнкамалылар үз продукциясен бер тоннасы өчен 6500-6800 сумнан сата. Аны республика юлчылары белән беррәттән РФнең башка төбәкләре, Белоруссия һәм Казахстан юлчылары да сатып ала. А.Бабынин сүзләренчә, Россиянең башка җитештерүчеләре ("Лукойл-Норси" ААҖ, "Новойл", "Салаватнефтеоргсинтез", "Московский НПЗ") битумны төп продукция итеп алмый, ә башка продукция белән бергә чыгара, шуңа күрә аларны сату бәясе кайчагында "ТАИФ-НК" ААҖнекеннән кимрәк. Шуңа да карамастан, транспорт чыгымнарын исәпкә алып, битум Татарстан кулланучыларына арзангарак төшә.
Татарстан Президенты сорауларына җавап биреп, А.Бабынин июльдә җайланманың аена 11,5 мең тонна продукцияле проект куәтенә (елына 145 мең тонна) чыгуын белдерде.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов билгеләп үткәнчә, яңа технология куллануга карамастан, җайланмада алына торган битум нормативларга тулы күләмдә туры килми. Министр белдергән дәгъвага җавап итеп, Минтимер Шәймиев "ТАИФ-НК" ААҖ белгечләренә продукция сыйфатын тиешле дәрәҗәгә җиткерергә күрсәтмә бирде. "Безнең юлчылар бу продуктны 100 процентка кулланырлык итеп эшләгез", - диде ул.
Республика башлыгы шулай ук "Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең бутилкаучук заводында булып, анда узган ел азагында кертелгән галобутилкаучук җитештерү буенча икенче линия эше белән танышты. Әлеге продукция "Түбән Кама Нефтехим" ААҖнең җитештергән полипропиленнан Түбән Кама сәнәгать округ территориясендә җитештерелгән тартмаларга тутырыла. Мондый тара традицион агачка караганда сыйфат ягыннан күпкә өстенрәк, дип хәбәр итте предприятие җитәкчесе Владимир Бусыгин Минтимер Шәймиевкә.
Көннең икенче яртысында кунаклар Кама Аланы бистәсенә юл тоттылар. Анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм "шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсе" муниципаль берәмлеге башлыгы Игорь Привалов белән Кама Аланында "Бердәм Россия" партиясенең социаль проекты кысаларында төзелә башлаган Боз сарае нигезенә тәүге ташны салды.
Кама Аланында республиканың югары җитәкчелеге Татарстан нефть химиясе тармагы өчен махсус киемнәр чыгаручы җирле тегү фабрикасында булды, машина төзелеше өлкәсендә эшләүче "Термокам" фирмасы продукциясе һ.б. предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты.
Хакимият вәкилләре күптән түгел ачылган казиноларның берсендә дә булды. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов киләсе елга уен бизнесыннан кергән салым түләүләренең 50 проценты субвенцияләр рәвешендә бистәне үстерүгә кайтарылачак, дип вәгъдә итте.