Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничев Минтимер Шәймиевкә хат җибәрде

2007 елның 8 августы, чәршәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничевтан хат килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Анда быел 12-15 июльдә Венгриянең Дебринец шәһәрендә яшьләр арасында җиңел атлетика буенча Ауропа чемпионаты узуы һәм Россиянең җыелма командасы бу ярышларда 15 алтын, 9 көмеш, 11 бронза медаль яулавы турында хәбәр ителә. Билгеле булганча, Россия командасы составында Татарстан спортчысы А.Киряшова да катнашты. Колга белән сикерү буенча ул алтын медальгә лаек булды (тренерлары - Н.Занцинский һәм Д.Капустин).

Валентин Балахничев республикада җиңел атлетиканы үстерүгә зур игътибар бирелүе өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International