"Татарстанның Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куелды

2007 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

2 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасының Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлеге үзгәрешләр Россия Федерациясе Бюджет кодексына ясалган үзгәрешләргә тәңгәлләштерү өчен кертелгән иде.

Закон тексты якын арада республиканың гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International