4 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Чирмешән авылының 275 еллыгына багышланган тантаналарда катнашты.
Чирмешәндә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Боз спорт сарае нигезенә тәүге таш салынды. Әлеге вакыйга Чирмешән авылының 275 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында узды.
Чирмешәнлеләрне авылның 275 еллыгы белән тәбрикләп, республика башлыгы әлеге юбилейның бай эчтәлекле булуын, аның күп кенә кешеләрнең язмышына бәйле икәнлеген ассызыклады. "Иң мөһиме - без аны күтәренке кәеф белән бәйрәм итәбез. Чирмешән елдан-ел үсә, төзекләндерелә һәм ул, тулаем алганда, республиканың уңышлы үсешендә үрнәк булып тора", - диде Минтимер Шәймиев. Президент яңа объектны файдалануга тапшыру вакытын (ул киләсе елның ноябрендә үз ишекләрен ачачак) билгеләде һәм чирмешәнлеләр исеменнән сарайның тантаналы ачылышына читтән торып "Татнефть" ААҖ башлыгы Шәфәгать Тәһаутдиновны чакырды. Татарстан нефть компаниясе әлеге проектның инвесторы булып тора. Моннан тыш, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакировка компания исеменнән яңа "ашыгыч ярдәм" машинасы ачкычын тапшырды.
Район балалар Думасы спикеры Ронис Шәрапов Чирмешәннең үсеп килүче буыны исеменнән республика башлыгына яшьләргә тәгаенләнгән бассейн, ял итү үзәге, стадион, балалар лагерьлары кебек объектлар төзелеше өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук ТР Президенты Минтимер Шәймиев Чирмешән авылында тарихи-туган якны өйрәнү музеен ачуда катнашты.
Чирмешәнлеләрне авылның мәдәни тормышындагы мөһим вакыйга белән котлап, республика башлыгы әлеге музейга еллар үткәч тә сукмак өзелмәвен теләде.
Музейның холлында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең портретлары, РФ һәм ТР герблары һәм флаглары урын алган.
Биредә урнаштырылган муниципаль символикада крепость рәсеме сурәтләнгән. 1703 елда князь Голицын, Сергиевскидан соң булачак крепостька урын сайлаганда, Зур Чирмешән елгасының уңъяк ярында бер авылга тап була. Ул чагында крепость төзүне кичектерәләр - Петр I Персиягә походлар белән мавыгып китә, елга агымы буенча вакытлы җәйге каравыл постлары төзелә, соңыннан аларны Чирмешән форпостлары дип атап йөртә башлыйлар. Крепость төзү идеясенә бары тик 30 елдан соң Анна Иоанновна патшалык иткән вакытта әйләнеп кайталар - 1732 елда Чирмешән крепостен төзү эшләре башланып китә.
Район тарихи-туган якны өйрәнү музеенда крепостьның макеты тәкъдим ителгән, биредәге экспозицияләр борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге чорны колачлый. Экспонатлар арасында скиф, сармат, хәзәр, һун сугышчыларының рәсемнәре, Болгар чоры көнкүреш әйберләре, 922 елда "Джарамсан елгасы аркылы чыккан" гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадланның хатирәләреннән өземтә, төрле кирәк-яраклар бар. Музейда шулай ук Чирмешәннең яшь һәм тәҗрибәле рәссамнарының картиналары да тәкъдим ителгән.
Минтимер Шәймиев Музейның мактаулы кунаклары китабында: "Чирмешән авылының 275 еллыгына. Саклану крепостеннан - рухи һәм иҗади крепостька. Бәйрәм белән!" дигән язма калдырды. Республика башлыгы музейга компьютер һәм оргтехника бүләк итте.
Соңыннан Чирмешәндә республика башлыгы катнашында тантаналы төстә Батырлар Аллеясы ачылды, анда Чирмешәннең атаклы кешеләре хөрмәтенә куелган 10 бюст үзләренә лаеклы урынны алды. Алар арасында биш Советлар Союзы һәм биш Социалистик Хезмәт Герое бар. ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган стеллага чәчәкләр салды.
Чирмешәнлеләргә мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты авыл юбилеен күп гасырлык хезмәт бәйрәме дип атады һәм районда яшәүчеләргә республика җитәкчелеге исеменнән үзенең котлау сүзләрен ирештерде. "Сезнең тормыш җиңел булган дип әйтергә ярамый. Сез боларның барысына да тырыш хезмәтегез белән ирештегез. Һәм саклану крепостеннан рухи крепостька кадәр озын юл үттегез. Сез булдырасыз! Бүген без Чирмешәнне уңай үрнәк сыйфатында китерәбез, чиста, яхшылап тәрбияләнгән кырлар уңай тәэсир калдыра. Балалар һәм яшьләрнең күплеге, конфессияара килешү, ачык йөзләр - боларның барысы да безне шатландыра", - дип ассызыклады үзенең чыгышында ТР Президенты. Ул шулай ук бүгенге бәйрәм көненең чирмешәнлеләр күңелендә нинди мөһим вакыйгалар белән истә калачагына басым ясады. "Боз спорт сараеның нигезенә тәүге таш салу, тарихи-туган якны өйрәнү музеен һәм Батырлар Аллеясын ачу - боларның барысы да чирмешәнлеләрнең данлы хезмәтенә лаек бәя", - дип сүзен йомгаклады республика башлыгы.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров һәм "Кармыш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Фәнис Хәйрисламов "Тырыш хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Районның берничә атказанган хезмәткәре төрле тармакларда мактаулы исемнәргә лаек булды. Чирмешән муниципаль районының Ветераннар советы рәисе Надежда Чупахинага Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шуннан соң стадионда район тарихы хакында сөйләүче бай эчтәлекле театральләштерелгән тамаша башланып китте. Күп санлы тамашачылар алдында районның үзешчән сәнгать коллективлары һәм Татарстанның сәнгать осталары чыгыш ясады.
Юбилей чараларында шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев,ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль районнары башлыклары, күрше Самара өлкәсеннән дәрәҗәле кунаклар катнашты.