ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Азатлык" радиосының Казан бюросында кунакта булды

2007 елның 3 августы, җомга

Моннан 12-13 еллар элек "Азатлык" радиосының Татар-башкорт тапшырулары редакциясе Татарстан Президенты белән телефон аша әңгәмә оештыруны кертеп җибәргән иде. Прага белән Казан арасындагы шушы күркәм традиция әле дә дәвам итә.

3 августта "Азатлык" радиосының Казан бюросында ТР башлыгы Минтимер Шәймиев белән Татар-башкорт редакциясе башлыгы Кәрим Камал арасында телефон элемтәсе оештырылды. 20 минут дәвам иткән әңгмә барышында Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне борчыган һәм кызыксындырган мәсьәләләр күтәрелде. Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр чикләрен бүлешү турында төзелгән яңа Шартнамә, тарихи ватаннарыннан читтә яшәүче татарларга республиканың ярдәме, татар алфавитын латин графикасына күчерүнең алдагы язмышы, Татарстанны Ауропа дәрәҗәсендәге республика дәрәҗәсенә күтәрү әнә шундыйлардан. Моннан тыш Татарстанның киләчәк Президентының нинди булырга тиешлеге дә читтә калмады.

Федераль закон рәвешен алган яңа Шартнамә беренчесенә караганда эчтәлеге ягыннан гадирәк. Шуңа да карамастан, читтә яшәүче милләттәшләребез Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне килешү нигезендә корып, Татарстан борынгыдан килгән дәүләтчелек традицияләрен дәвам итә дигән фикердә. "Азатлык" радиосы бу Шартнамәнең нинди өлкәләрдә хөкүмәтара килешүләр төзергә мөмкинлек бирүе белән кызыксынды. Минтимер Шәймиев Россия белән Татарстан арасында төзелгән яңа Шартнамәнең зур сәяси әһәмиятенә басым ясады. Татарстанның дәүләт статусы мәсьәләсенә кагылышлы 1992 елда уздырылган референдумның тарихи факт буларак документка кертеп калдыру да бик әһәмиятле. Россия тарихында федераль закон көчен алган бу бердәнбер Шартнамә бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. "Катлаулы 1994 елда кабул ителгән беренче Шартнамәдә милек, икътисади проблемалар күтәрелсә, яңасының эчтәлеге аннан аерыла. Биредә без Татарстан өчен хас булган проблемаларга чишелеш эзләдек. Бу мәсьәләләрне республика Хөкүмәте карарлар кабул итү аша РФ Хөкүмәте белән берлектә хәл ителәчәк. Кирәк икән, алар күтәрелгән проблемалар буенча Дәүләт Думасына тиешле закон проектлары әзерләячәк", - дип белдерде Татарстан башлыгы. Икътисад ягыннан караганда, Шартнамәдә республиканың киләчәген тәкъдим итә торган мәсьәлә бар. Анда Татарстанда иске нефть ятмалары булуны күздә тотып, файдалы казылмалар салымы коэффициентын карау механизмнары язылган. Татарстан Президенты белдергәнчә, республикада 7-9 млрд. тонна чамасы авыр (битумлы) нефть запасы бар. Бу Татарстан өчен гаять зур байлык. Аны үзләштерү республика халкының тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртырга ярдәм итәчәк. Аны хәл итүне кичектерергә ярамый. Моннан тыш яңа Шартнамә татар халкының телен үстерү, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә дә мөмкинлек бирә.

Республика читтәге татарларның мәдәни һәм мәгариф мәнфәгатьләрен һәрвакыт кайгыртып яши. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, бу ярдәм алга таба да дәвам итәчәк. "Бу мәсьәлә яңа Шартнамәдә дә язылган. Безгә аны Россия хакимияте белән бергә хәл итәргә мөмкинлек туа. Татарстан алга бара, мөмкинлекләр арта. Милләтнең үзаңын үстерү, телен саклап калу һ.б. мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өлкәсендә эш дәвам итәчәк". - дип белдерде ул.

Күптән түгел Татарстан Президентының Татарстан халыклары корылтаен уздыру турында Указы дөнья күрде. Быел шулай ук 4 нче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессын җыю да ниятләнә. Татарстан башлыгы аның ноябрь аенда узачагын хәбәр итте. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, ул гади хисап-сайлау корылтаена гына әйләнеп калмаска тиеш. Алга бурычлар билгеләнеп, анда һәр делегат, оешма фикере чагылыш табарга тиеш.

Әңгәмә барышында латин графикасына күчү дә читләтеп үтелмәде. Татар җәмәгатьчелеген борчыган бу мәсьәләгә карата Татарстан Президенты үзенең элеккеге позициядә калуын белдерде. Латин графикасының телебезне баетудагы уңай әһәмияте бәхәссез. Тик мәсәләнең икенче ягы бар. Россия территориясендә яшәүче 5 млн. татарның яртысыннан артыгы гына Татарстанда, калганнар тарихи ватаннарыннан читтә гомер кичерә. "Яхшылык эшлибезме, әллә хата җибәрәбезме дигән фикер тынгылык бирми. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләр латин графикасына күчмәсә, без үз кулыбыз белән татарларны алфавитыбыздан аерабыз", - ди Татарстан башлыгы. Хәзер латинга күчү Казахстанда да карала. Мөстәкыйль дәүләт булган Казахстан да моңа бәхәсләр аша килә. "Алга карап эш иткәндә, - ди Татарстан башлыгы, - латин графикасы күп илләр халыклары өчен төп графикага әйләнеп, параллель рәвештә керә башларга мөмкин, чөнки бүген мәгълүмат технологияләре латин графикасында алып барыла".

Татарстанны Ауропа дәрәҗәсендәге республика итү мул кибетләр, яхшы транспорт кебек матди кыйммәтләр белән генә бәяләнәме, әллә инде рухи ягы беренче планга чыгамы? Әлеге сорауны бүген еш ишетергә мөмкин. "Республика шәһәр-авылларына, халкының яшәү дәрәҗәсенә карап республикадагы уңай үзгәрешләрне бәяләргә була. "Бу үзгәрешләр тагын да тизләнәчәк. Халыкның тормыш дәрәҗәсен, матди хәлен яхшыртканда гына республиканы Ауропа дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкин дип саный Президент. Тик шул ук вакытта Көнбатышка иярәбез дип, рухи кыйммәтләр турында да онытырга ярамый. "Глобаль процесслардан да качарга кирәкми, шул вакытта үз йөзебезне саклап калырга тиешбез. Россия, аның халкы шушы яңа җәмгыять төзегән чорда рухи кыйммәтләрен саклап кала алса, шушы байлыгыбыз безне Көнбатыштан аерып торачак".

Россия мәгълүмат чараларының берсенә биргән интервьюсында Минтимер Шәймиев Татарстанның киләчәк Президенты яшь булырга тиеш, чөнки бу заман таләбе дип белдергән иде. Аның фикеренчә, иңнәренә Татарстан язмышы өчен зур җаваплылыкны алачак кеше центристик позицияне саклаган сәясәтче булырга, күпмилләтле республика халкы мәнфәгатьләрен якларга сәләтле булырга тиеш. Прага белән туры элемтә вакытында да варис мәсьәләсе күтәрелде: Президент Шәймиевнең яшь җитәкчеләр "мәктәбендә" иң шәп укучы кем, ул хәзерге Илбашы кебек Россия белән Татарстан мөнәсәбәтләрен оештыруда принципиаль була алырмы? Минтимер Шәймиев Татарстанда мондый җаваплылыкны иңнәренә алырлык тәҗрибәле, сәләтле "укучылар" күп дип саный. "Безнең үткән юлыбыз бар, ул алып барган сәясәтебезгә туры килә. Яңа җитәкче канунга әйләнгән бу хәрәкәтне тайпылмыйча алып барырга тиеш булачак", дип белдерде ул.

ТР Президентының "Азатлык" радиосында булган әңгәмәсен кыска дулкыннарда 3 августта 19.00, 23.00 тыңларга була. Шулай ук әңгәмә 3 августта "Яңа гасыр" радиосында "Азатлык" радиосы тапшырулары кысаларында 21.40 эфирга чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International