10 августта Зәйдә үтә торган республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе утырышында КДУ профессоры Александр Фишман Татарстанда балалар өчен техник музей булдыру тәкъдимен җиткерде.
Александр Фишман балаларда төгәл һәм табигый фәннәргә кызыксыну кимүен билгеләп үтеп, шул ук вакытта игътибарны информатика өйрәнү белән кызыксынуларына юнәлтте. Ул Татарстанда балалар өчен техник музей һәм хәрәкәт итә торган техник кабинет булдыру фикерен җиткерде. Өстәвенә, галим җитәкчеләрне фән укытучыларын әзерләүгә җитди игътибар бирергә чакырды. "Заманча мәгълүмати технологияләр кертмичә генә без ерак китә алмыйбыз. Цифрлы укыту ярдәмлекләре дә чыгарырга кирәк", - дип нәтиҗә ясады ул.
Пленар утырышта катнашкан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев КДУ профессорының тәкъдимен югары бәяләде. Балалар өчен техник музей булдыруга килгәндә, республика башлыгы мисал итеп Кувейтны китерде. Биредә андый музейлар бар инде һәм ул әлеге музейны Казанда оештырырга тәкъдим итте.