Минтимер Шәймиев ВТБ 24 Идарәсе Президенты-Рәисе Михаил Задорнов белән очрашты

2007 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

9 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ВТБ 24 (Тышкы сәүдә банкы) Идарәсе Президенты-Рәисе Михаил Задорнов белән очрашты.

Президент мәртәбәле кунакка республикада хакимлек итүче техник прогресска ишарәләп, нефть химиясе сәнәгате чәчәк ату турында сөйләп узды. Ул быел Татарстан җир асты чыганакларыннан 3 миллиард тонна "кара алтын" чыгарылганын бәйрәм итүе хакында искәртте. "Татарстан каучук җитештерүдә дә әйдәманлык позициясендә тора", - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Моннан тыш ул республика территориясендә битумлы нефть табылуга да җитди игътибар юнәлтелүен ассызыклады.

ВТБ 24 - берәмле банк хезмәтләре базарында эре уенчыларның берсе санала. Әлеге банк ваклап хезмәт күрсәтү бурычларын гына күзаллый, шуңа бәйле рәвештә, аның тиз арада карарлар кабул итү процедуралары бәрабәренә базар шартлары үзгәрешләренә дә оператив реакциясе күзәтелә.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, Татарстан Икътисад министры Марат Сафиуллин, "Ак Барс" АКБ ААҖ Директорлар Советы Рәисе Роберт Мусин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рубис Хөсәенов, ВТБ 24 өлкән вице-президенты Алексей Верхутин, "ВТБ Банкы" ААҖ Идарәсе әгъзасы Ольга Дергунова, Казан шәһәрендә "ВТБ Банкы" ААҖ ның Татарстан филиалы белән идарә итүчесе вазифаларын башкаручы Илдар Хәмәтшин һәм ВТБ 24 нең Казанда 1659 нчы санлы филиалы белән идарә итүче Равил Шәрәфетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International