10 августта ТР Президенты Минтимер Шәймиев Зәйгә эш сәфәре барышында биредә төзелә торган Боз сарае нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Сарай төзелешен "Татнефть" ААҖ финанслый. Бу - республиканың төп бюджетын хасил итүче төзелеш иганәчесе булган компаниянең 13 нче шундый корылмасы. Беренче нигез ташы салу тантанасында чыгыш ясап, республика башлыгы Зәйнең соңгы елларда ирешкән казанышларын билгеләп үтте. "Үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Зәй үсеш кичерә, район кырларында мул уңыш өлгергән. Ирешелгәннәр безне сөендерә", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
10 августта Зәйдә бара торган педагогларның август киңәшмәсе турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев "зәйлеләрнең республика укытучыларына күрсәтер әйберләре бар", дип билгеләп үтте. Президент сүзләренә караганда, иң мөһиме - "Татарстан балаларын көндәшлеккә сәләтле шәхесләр итеп үстерү".
Зәйдә боз сарае төзелешенең мөһимлеген ассызыклап, ТР Президенты "спортның барлык төрләрен үстерү - җәмгыятьнең заманча идеологиясе" диде. "Балаларның үз энергияләрен нәкъ менә спорт мәйданчыкларында гамәлгә ашыруы кирәк", - дип билгеләп үтте ул.
Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Зәй муниципаль районы башлыгы Ринат Фәрдиев катнашты.
Шулай ук Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев А.Алиш исемендәге Балалар иҗат йортында урнашкан сәләтле балалар мәктәбендә булды.
Әлеге мәктәп Зәй муниципаль районы башлыгы Ринат Фәрдиев идеясе нигезендә оештырылган. Уку йортының җитәкчелеге ассызыклаганча, биредә укыган өчен түләү аена нибары 100 сум тәшкил итә. Балалар 12 төп фән, шул исәптән математика, информатика, химия, тарих, инглиз теле һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча белем ала. Хәзерге вакытта "мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясендә" 124 кеше укый, быел мәктәпне тәмамлаган 16 укучы югары уку йортларына (нигездә, техник юнәлеш буенча) укырга кергән.
Минтимер Шәймиев уку йорты белән танышыр алдыннан информатика кабинетын карады. 9 августта "академия"нең компьютер сыйныфына "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте рецептор бүләк иткән. Нәкъ менә шуның ярдәмендә бүген республика башлыгы Мамадыш район методик үзәге һәм Түбән Кама шәһәренең сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге белән интерактив әңгәмә үткәрде. Педагоглар район уку йортларында мәктәпләрне мәгълүматлаштыру программасының ничек эшләве хакында сөйләде.
Химия кабинетында Минтимер Шәймиевкә химик матдәләргә анализ ясый торган электромикроскопны эшләтеп күрсәттеләр. ТР Президенты әлеге кабинетның заманча җиһазланышына югары бәя бирде. Соңыннан ул тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытучы педагоглар белән әңгәмә корды. Шунысын да искәртик, "мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе" базасында бу фәннәр әле беренче елны гына укытыла. Шуңа да карамастан, "академиядә" укучылар җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасында беренче урынны алган. Әңгәмә барышында укытучылар республика башлыгына җәмгыять фәннәрен укытуга булган үз карашлары һәм Зәйдә туган якны өйрәнүгә кагылышлы планнары хакында сөйләде.
"Академия"дә булганнан соң, Минтимер Шәймиев шәһәрнең "Октябрь" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган "Белемнәр иле" дигән киң колачлы экспозиция һәм Зәй районы предприятиеләре җитештергән мәктәп кирәк-яраклары күргәзмәсе белән танышты.
Шуннан соң Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә хакимият, бизнес һәм мәгариф учреждениеләренең хезмәттәшлеге" дигән темага мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев чыгыш ясады. Ул "лекцияләр уку өчен бөтен дөньядан танылган галимнәр килә алырлык" Халык университеты - лекторий төзергә тәкъдим итте. Шул рәвешчә, республика мәгариф системасында мәгърифәтчелек роле башкарылыр иде, дип саный министр.
Наил Вәлиев талантлы балаларны әзерләүгә аерым игътибар бирде. Ул узган ел республиканың яшь галимнәре федераль бюджеттан 6 миллион сумлык 174 премия алды дип хәбәр итте. Министр фикеренчә, хәзерге вакытта эшче белгечлеккә килүче квалификацияле кадрларны финанслау зарур. "Анык специализациядән башка эшче кадрлар әзерләү системасын төзи алуыбыз шикле", - Н.Вәлиев.
Мәктәп укучыларын чит телләргә өйрәтү турында сөйләгәндә, министр 7 нче сыйныфтан башлап кына өйрәтү методикасы барлыгын билгеләп үтте. "Үзгәрешләр чит телне 1 сыйныфтан да соңга калмыйча өйрәнерлек итеп кертелергә тиеш, - диде бу уңайдан ТР Президенты. - Җиһазлар бар, методика өстендә генә эшләргә кирәк. Бу яшьтә балалар үзләштергән белем - бәяләп бетергесез. Гомумән, республика мәктәпләре һәм вузлары чит телләр өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш". Алга таба Наил Вәлиев авыл хуҗалыгы мәктәпләре һәм кадет училищелары челтәрен төзү, шулай ук Татарстан мәктәпләрен Интернетка тоташтыру программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Ул шулай ук яңа уку елы башыннан республиканың барлык мәктәпләрендә бөтендөнья челтәренә тоташу мөмкинлеге булачагы турында да әйтте.
Республика башлыгы бу уңайдан дистанцион белем бирүне үстерүгә зуррак игътибар бирергә кирәклеген белдерде.
Наил Вәлиев бизнес өлкәсендә белем бирүгә аерым игътибар юнәлтте. Бүгенге көнгә 13 сыйныф төзелгән. Республика эшкуарлары үз предприятиеләре эшчеләрен әзерләүгә быел 107 миллион сум керткән. Шул ук вакытта, министр республикада югары бизнес мәктәбе булмауга борчылуын белдерде. "Урта буын менеджерларга зур кытлык сизелә. Инженер-техник белем бирү дәрәҗәсе һәм ролен яңарту зарур", - дип белдерде ул.
Докладының йомгаклау өлешендә ТР мәгариф һәм фән министры киләчәкне нанотехнологияләрсез күз алдына китереп булмаганлыгына басым ясады. "Хәзер бездә актив рәвештә инновацион инфраструктура формалаша. Без бу тармакны да динамик рәвештә үстерербез дип уйлыйм", - диде ул.
Республика мөгаллимнәре алдында Зәй муниципаль районы башлыгы Ринат Фәрдиев чыгыш ясады. Ул мәгариф системасын финанслау район һәм шәһәр берләштерелгән бюджетының яртысын тәшкил итә, дип белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы ике елда мәгариф учреждениеләренең капиталь һәм агымдагы ремонтына - 150 миллион сумнан артык, җиһазлар һәм инвентарь алуга 30 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. "Район предприятиеләре җитәкчеләренең бүген мәгариф өлкәсенә керткән акчаларның иң ышанычлы инвестицияләр булуын аңлавы сөенечле", - дип билгеләп үтте ул.
ТР мәгариф хезмәткәрләренең киңәшмәсендә шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнаша.