Минтимер Шәймиев: "Мәктәпләрдә оптимальләштерү үткәрәчәгебездә беркемнең дә шиге булмаска тиеш"

2007 елның 11 августы, шимбә

ТР Президенты Минтимер Шәймиев 10 августта Зәйдә "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә хакимият, бизнес һәм мәгариф учреждениеләренең хезмәттәшлеге" дигән темага мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясады.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, Татарстан мәгарифе үсешендә алты фактор бар. ТР Президенты республикада гомуми белем бирү юнәлешендә уңай үзгәрешләп бар, дип саный, әмма алар әлегә бик сизелми. "Калган өстенлекле илкүләм проектлар белән чагыштырганда, "Мәгариф" проекты башлангыч этапта", - дип билгеләп үтте ул.

Уку учреждениеләрен кыскарту мәсьәләсенә килгәндә, ТР Президенты: "Мәктәпләрне оптимальләштерәчәгебездә беркемнең дә шиге булмаска тиеш. Сүз балаларның язмышы турында бара. Әлегә исә мәгариф девальвациясе күзәтелә. Җан башына финанслау - ул көндәшлек. Без мәктәпләр укучыларны китерү өчен тырышсыннар дип шартлар тудырабыз", - дип ассызыклады.

Татарстан Президенты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегеннән талантлы яшьләрне укыту программасын әзерләүне сорады. "Татарстанда мәктәпне тәмамлаганда өч телне белмәгән балалар булмаска тиеш, - дип белдерде ул. - Тиешле шартлар булганда тел өйрәнүнең кыенлыгы юк".

Чыгышын йомгаклап, республика башлыгы конференциядә катнашучыларны "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылырга өндәде. "Барлык балалар да бердәй яхшы әзерләнгән булсын. Беренче сентябрь чын мәгънәсендә бәйрәм булырга тиеш", - диде ул.

Конференция ахырында Минтимер Шәймиев мәгариф һәм фән хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Алексеевск районының 97 нче һөнәр лицее директоры Николай Сторожев "Фидакарь хезмәте өчен" медаленә лаек булды. Моннан тыш, җиде кешегә - "ТРның атказанган укытучысы", тагын җиде кешегә мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгеләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International