Тянь-Шаньдагы исемсез тау түбәсе Габдулла Тукай хөрмәтенә аталган

2007 елның 11 августы, шимбә

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Татарстан Республикасы альпинист-ветераннары командасыннан телеграмма килде. Телеграммада Үзәк Тянь-Шаньның Сарыджазск тау тезмәсендә 5063 метр биеклектәге исемсез тау түбәсенә менүне оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әлеге тау түбәсенә тәүге менүчеләр хокукыннан файдаланып, альпинистлар түбәгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International