Хәйрия елы үзенең экваторын атлап чыкты. Бүген инде ныклы карарга килергә мөмкин: хәйриячелекнең иң яхшы традицияләрен яңарту, җәмгыятьтә игелеклелек, гуманизм мохитен формалаштыру буенча бердәм тырышлык аркасында уңай нәтиҗәләргә ирешелде. 15 августта Казан Кремлендә узган Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышында, хәйрия елы кысаларында башкарылган изге гамәлләр, акцияләр турында фикер алышынды, ел азагына кадәр яңа бурычлар билгеләнде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев алып барды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, хәйрия фондлары һәм оешмалары вәкилләре, күренекле хәйриячеләр һәм башкалар катнашты.
Утырышта хәйрия эшчәнлеге инфраструктурасы үсешендә аерым хәйрия фондлары, оешмалары һәм берләшмәләренең эш практикасы һәм яңа ысуллары, ирекле хәрәкәт үсеше, республиканың муниципаль районнарында хәйрия эшчәнлеген координацияләү буенча попечительлек советы эшчәнлеге практикасы кебек мәсьәләләр куелган иде.
Иң элек, фойеда күренекле хәйриячеләрнең фотолары урын алган, Татарстан шәһәр һәм районнарында гамәлгә ашырылучы хәйрия акцияләре турында мәгълүмат урнаштырылган күргәзмә тәкъдим ителде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында финанс чаралары җыелды. Мәктәп кирәк-яракларыннан торган букча 1 мең сумга тәңгәл. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә кирәкле әсбаплар белән тәэмин итү идеясе Минтимер Шәймиев күңеленә хуш килде һәм ул аз керемле гаиләләрдә үсүче укучы балалар өчен 20 мәктәп комплектын сатып алды.
"Татарстанда бар мөмкинлекләрне эшкә җигеп, киң колач җәюче Хәйрия елы һаман да зуррак яңгыраш ала бара. Бүгенге көндә республика җәмәгатьчелеге мохтаҗларга ярдәм кулы сузу омтылышында яна һәм бу күренеш, әлбәттә, сөендерә. Күңелдән күңелгә изге гамәлләр, барлык төр ярдәм күчә. Кеше йөрәгенә дөрес итеп "ишек шакый" белергә кирәк", - совет рәисе Минтимер Шәймиев утырышның ачылышында әнә шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, узган айларда мохтаҗларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә дөрес адымнар ясалды, ярдәмгә ихтыяҗ тойган кешеләр һәм аларга булышлык күрсәтергә теләүчеләр арасында элемтәгә керү күпере салынды. Шулай да Илбашы фикеренчә, хәйриячелекне тагын да камилләштерү өстендә эшләү зарур. "Кешеләргә иганәчелек белән шөгыльләнергә этәргеч бирүнең, мәҗбүри төстә тагылмый торган яңа ысулларын уйлап табарга кирәк", - ди Президент. Аның фикеренчә, хәйрия эшчәнлегенең баллы җимешләрен инде бүген татыйбыз: хәйрия акцияләренең уңай нәтиҗәләре, республикада изге күңелле, миһербанлы, шәфкатьле кешеләрнең бихисап булуын дәлилли.
Минтимер Шәймиев билгеләп узуынча, аз керемле гаиләләргә, ятим балаларга ярдәм итү дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар дәрәҗәсендә тормышка ашырыла. "Киләчәктә дә кабынган активлыкны сүрелдермичә, тагын да тәҗрибәлерәк булып, җәмгыятьтә иганәчелеккә үзаңны уятып, барлык даирәләргә дә үтеп керергә тырышырга тиешбез", - дигән күрсәтмәсен җиткерде республика җитәкчесе.
Төп докладлар белән ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, Чирмешән муниципаль районы башлыгы - ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады.
Хәйриячеләрнең финанс чараларының ничек тотылуыннан тулы күләмдә хәбәрдар булмау тагын бер проблема. "Проблемаларны нәтиҗәле төстә хәл итәр өчен республиканың хәйрия оешмалары ассоциациясен оештырып җибәрү кулай булыр иде. Төрле хезмәтләр өчен дәүләт заказлары кабул итү, социаль учреждениеләр өчен җир бүлеп бирү, кайбер биналарны инвалидларны эш урыны белән тәэмин итү максаты белән азат итү һәм башка мәсьәләләр буенча дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлек урнашыр иде", - дип саный Гөлнара Сергеева.
Аерым хәйрия фондлары, ширкәтләре эшчәнлеге һәм хәйриячелек инфраструктурасы үсешендә яңа ысуллар "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин докладында тасвирланды. Ул Россиядә 588 мең инвалид бала, Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле булган 15 мең 600 бала һәм Яр Чаллыда 2 меңгә якын гарип бала исәпләнүен хәбәр итте. "Ата-аналар үзләре генә беләдер, гарип баланың сәламәтлеге 15-20 процентка яхшырса да, бу инде зур җиңү яуланды дигән сүз", - ди Сергей Когогин. Бу сүзләренә дәлил итеп, ул Чаллыда балаларның сәламәтлеген, терәк-хәрәкәт аппараты тернәкләндерүне кайгыртучы Владимир Козявкин клиникасын мисалга китерде. "Клиникада дәвалануның бер курсы 100 мең сумга төшә, ләкин нәтиҗәсе күзгә күренеп тора. Сәламәтлекне тулысынча кайтару өчен өч курс таләп ителә. Әлеге хастаханә Россиядә беренчеләрдән", - ди докладчы. Сергей Когогин фикеренчә, клиниканың филиалларын республиканың башка шәһәрләрендә дә ачу мәслихәт. Аның бәясе 20 миллион долларга төшә. Минтимер Шәймиев әлеге идеяне хуплады.
Президент тарафыннан балалар йортыннан үз көнен үзе күрер юлга чыккан ятим үсмерләргә торакка сертификат биреләчәге искәртелде. "Интернаттан чыгарылган ятимнәрнең кеше кулы тия алмаслык милекләре булыр", - ди Минтимер Шәймиев.
"Болгар" милли хәйрия фонды идарәсе башлыгы, "Әнием - Мама" хәйрия фонды президентының беренче урынбасары Фәрит Мифтахов химаячелек, хәйриячелекнең байлар бурычы гына түгел, ә теләсә-кемнең мохтаҗларга игътибар күрсәтү рәвеше дә булуына басым ясады.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев яшьләр мохитендә ирекле хәрәкәт тамыр җәюе хакында бәян итте. Аның әйтүенчә, "Балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе нәкъ менә яшьләр оешмалары тарафдарлары тарафыннан оештырылган. "Актив һәм мәрхәмәтле яшьләрнең кан донорларын игелекле гамәлгә җәлеп итүдә, "риск төркеме"нә керүче балалар һәм яшьләр белән әңгәмәгә керүдә, волонтерлык хәрәкәте чәчәк атуында керткән өлеше зур. Волонтерлык хәрәкәте үсешен тәэмин итүче республика норматив документын кабул итү зарур. Грант ярдәмен кертү дә кулай булыр иде", -- ди Андрей Кондратьев. Минтимер Шәймиев исә ирекле хәрәкәт тарафдарларының күңеленә эчкерлелек үтеп керү ихтималлыгы уңаеннан сакчыл карашын белдерде. "Формализмга юл куймаска кирәк. Иң мөһиме, яшьләрнең гамәлләре ихлас булсын иде", - дигән теләген ирештерде ул.
Президент киңәшмәдә катнашучылар игътибарына студент отрядлар хәрәкәтен торгызу зарурлыгына басым ясады. Аның фикеренчә, студентларның төзелеш мәйданнарында мәшгульлеген кайгырту зарур.
Утырыш азагында Минтимер Шәймиев йомгак ясап, муниципалитет җитәкчеләренә Хәйрия елының якынча нәтиҗәләрен билгеләргә дигән әмерен җиткерде. Алдагы Әниләр көнен, Халыклар бердәмлеге, Өлкәннәр, Халыкара инвалидлар көнен Хәйрия елы сулышында ничек итеп үткәрү турында уйланырга боерык бирде.
15 августта утырышта "Ел хәйриячесе" конкурсы комиссиясе составы белән кем җитәкчелек итәчәге хакында да мәгълүм булды. Минтимер Шәймиев конкурс нәтиҗәләренең ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ясалачагын игълан итте.
Белешмә өчен. Хәйрия елы кысаларында инвалидларны кресло-коляскалар белән тәэмин итү буенча "Бергәләп - тигез мөмкинлекләргә" исемле хәйрия акциясе уңышлы гына гамәлгә ашырыла. 9 Майда коляскалар 260 Бөек Ватан Сугышы катнашучыларына һәм инвалидларына бирелә, 1 нче июньгә - 259 инвалид балага тапшырыла. Социаль иминият фондында чиратта торучы 1650 инвалид, иганәчеләр чаралары хисабына финанслашу ярдәмендә "Майра" фирмасы коляскаларына хуҗа булу бәхетенә ирешә.
Балаларны яклау көненә багышланган чаралар һәм беренче республика хәйрия балы да киң масштабта үтә. Барысы 8 миллион сум акча туплана, алар нәтиҗәсендә, төрле авырулардан интегүче балалар җәмгыятьнең файдасын тоюга ирешә. Мисал өчен, мәктәпкәчә кадәрге бронхиаль астманың авыр формасыннан интегүче 30 балага небулайзерлар алынган, шикәр диабетыннан җәфаланучы 648 балага - глюкометрлар өчен тест-полоскалар, 146 саңгырау һәм зәгыйфь ишетүче балага - туганнар һәм дуслары белән SMS-хәбәр ярдәмендә аралашу өчен цифрлы тыңлау аппаратлары, 259 саңгырау һәм начар ишетүче балага 1 сентябрьдә кәрәзле телефоннар тапшырылачак.
www.blagort.ru интернет-порталы игелек кылучыга һәм алучыга үз-үзләрен тиз табарга ярдәм итә. Аның үз көчендә булу вакытында порталга ярдәм турында 500дән артык мөрәҗәгать килгән. Портал материаллары күпләрнең игътибарын җәлеп итә: тәүлек эчендә уртача аңа 60лап, аена исә 1200 кеше керә. Кызыксынучылар арасында Татарстан һәм Россия кешеләре генә түгел, Швеция, АКШ, Алмания, Норвегия, Франция, Төркия, Казакъстан, Италия, Эстония һәм башка ил халкы да бар.