Минтимер Шәймиев: "Без иң элек үзебезне үзгәртергә тиешбез, аннан ил һәм республика да үзгәрер"

2007 елның 29 августы, чәршәмбе

Татарстанның төп бәйрәме - Республика көне алдыннан, дәүләтебез җитәкчесе Минтимер Шәймиев соңгы ике дистә елда сәясәт һәм икътисад өлкәсендә алып барылган үзгәртеп кору нәтиҗәләре турында сөйләде. "Казан" журналына биргән интервьюсында Татарстан Президенты заманча шартларда республиканың социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләренә бәя бирде, алда торган бурычларны атады.

Анда журналның баш мөхәррире биргән беренче сорау намус турында: "Намус белән күзгә-күз очрашу - иң авыры. Ә сез аның белән нинди мөнәсәбәттә?"

"Һәр кеше нинди генә хәлдә калмасын, беренче чиратта үзе булып калырга тиеш, мин дә гел шуңа омтылдым. Әлбәттә, теге яки бу зур мәсьәләне чишкәндә юл куеша белү кирәк. Татарстан җитәкчелеге сәясәтенә прагматлылык хас булуын еш әйткәнем бар. Әмма бу җил кая иссә, без дә шул якка борылабыз дигән сүз түгел. Стратегия һәм тактика дигән әйбер дә бар бит. Прагматлылык бу очракта тормыш таләпләренә яраклаша белүне аңлата. Чарасын күр һәм ничек булса да корабны туры курста саклап кал - нәтиҗәле сәясәт шул була инде. Андый вакытта үзеңнең әхлакый йөзеңне саклап кала алсаң, алга таба тагын да күп әйберләр көчеңнән киләчәк", - дип җавап бирә Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасы башында торган унҗиде елның кайсысы аеруча хәтергә уелып калуы белән кызыксынгач, Минтимер Шәймиев: "Бер ел да гади генә узмады. Советлар чорында да җитәкчеләргә җиңел булгандыр дип уйламыйм, гамәл белән намус арасындагы сайлау аеруча катлаулы иде. Ул вакытта мин әле республика башында тормый идем, шулай да күзләр бит барсын да күрә!"

Шактый күләмле интервьюда ТР Президенты Россиянең үзгәртеп корулар алдында торган авыр чоры, Татарстанның суверентлык алган җаваплы еллары турында да кызыклы хатирәләре белән уртаклаша. "Җитәкче буларак, сезгә бигрәк тә кайсы карарларны кабул итәргә авыр?" - дигән сорауга ул: "Беренче чиратта, әгәр карарлар билгеле бер кешеләрнең язмышы хәл итүгә кагылышлы булса, - дип җавап бирә. - Мәсәлән, хәзерге вакытта без Татарстанның министрлык, идарәчелек структураларын үзгәртәбез, кадрлар сайлыйбыз. Иң авыры - теге яки бу участокка җаваплы кешесен дөрес билгеләү. Яңа министр яисә район башлыгын сайлаганда бер генә кандидатура каралмый. Кешенең ул вазифаны башкара алу-алмавын ачыкларга кирәк. Еш кына кешеләр югары баскычка күтәрелергә ашкынмый, андый вакытта кеше эшне түгел, ә эш кешесен таба. Аларны яраткан эшеннән аерып алып, икенче урынга куйганга күрә, җаваплылык та минем өстә була. Шуңа күрә әгәр яңа җирдә эше җайланып китмәсә, мин кешегә икенче вазифа табарга тырышам. Ә менә кулларына хакимият алганнан башлары әйләнеп киткәннәрне бик тиз суытам. Чөнки еш кына зур участоклардагы эшләрдән кеше язмышы гына түгел, ә бөтен республиканың язмышы хәл ителә. Барысын да кадрлар хәл итә дигән сүз - дөрес сүз".

Интервьюда гаммәви мәгълүмат чараларына кагылышлы сорау да күтәрелә: "Заманында сез гаммәви мәгълүмат чаралары белән идарә итүдән тыелып калуыгыз турында әйткән идегез. Хәзер исә гаммәви мәгълүмат чараларын нинди итеп күрергә телисез?"

"Чыннан да моңа кызыгу бар иде, әмма мин сүз иреген кысудан тыелып калдым. Соңрак миңа "Серебряный лучник" җәмәгатьчелек белән элемтәне үстерү өлкәсендәге милли премияне тапшырдылар һәм мин аны Президент Шәймиевкә үзен-үзе җиңгән өчен бирелгән премия, дип атадым. Россиянең Журналистлар берлеге, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Россиянең җәмәгатьчелек белән элемтә ассоциациясе бүләген шулай кабул иттем.

Журналистларның ирек алуын аңлыйм мин, бүген аларга нәрсә уйлаулары турында язуны тыю мөмкин түгел. Берсендә тыярсың, икенчесе язып чыгачак, йә Татарстаннан читтә бастырачак. Ә моның белән нәрсәгә ирешеп була инде? Иң яхшысы, журналистлар үзләре җаваплылык хисен тойсыннар иде. Бүген дә хәтта яшь җитәкчеләр арасында матбугатка бик кискен караучылар бар. Югыйсә, аларга газет, журнал, радио һәм телевидение - ул оператив мәгълүмат, кире элемтә, киңәш чарасы икәнлеген онытырга ярамый", - дип үз фикерен җиткерә Татарстан Президенты.

Татарстан алдында торган бурычлардан исә Минтимер Шәймиев түбәндәгеләрне атады: "Татарстан бөтен ил белән бергә кризистан чыкты, гомумән, безнең республика ул чорны мөмкин кадәр югалтуларсыз кичерде. Хәзер безнең эшчәнлегебездә төп бурычларның берсе - иң беренче чиратта алдынгы илләр дәрәҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеге исәбенә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Монда тәвәккәл оештыру, закон чыгару чаралары һәм технологик яңалыклар гына җитми. Халыкның дөньяга карашын үзгәртергә кирәк. Алар көндәшле мохиттә үзләрен ышанычлы итеп кенә түгел, ә хуҗа кебек тотарга тиеш. Без үзебез үзгәрсәк, бөтен ил һәм республика да үзгәрәчәк. Бүген мин бигрәк тә талантлы, фикерле яшьләрне ачыклау юнәлешендә күп эшләргә кирәклеген сизәм. Тумыштан лидер булган кешеләр бик тиз белем һәм тәҗрибә үзләштерәләр, эшмәкәрлек заманында аякларында нык басып торалар. Берничә мең яшь, инициативалы кеше бөтен Татарстанны лаеклы тормыш белән тәэмин итә ала. Республика икътисадын үстерү өчен бездә бөтен табигать байлыклары, фәнни-җитештерү мөмкинлекләре бар. Уңышка юл - кешеләр сәләтен файдалану.

Татарстан үзгәртеп коруларның яңа этабын сәяси яктан тотрыклы шартларда башлый. Монда Россия белән Татарстан дәүләт хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә дә зур роль уйный. Ул республиканы үстерү, Россиянең бердәмлеген ныгыту һәм аның барлык гражданнары иминлеге өчен эшләячәк".

30 август бәйрәме уңаеннан исә Минтимер Шәймиев татарстанлыларга теләкләрен ирештерде: "Рух ныклыгын һәм киләчәккә ышаныч телим. Бу буш сүзләр түгел. Татарстанлылар киләчәккә ышана һәм ул ышанычны ныгытырга кирәк. Мин "Без - булдырабыз!" дип кабатларга яратам. Бу сүзләр һәркемнең телендә булсын иде. Аны чын күңелдән әйтә башласалар, без күп сорауларга җавап табачакбыз. Без - булдырабыз, димәк, безнең эшләребез дә уңышлы булачак!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International