29 августта Казан Ратушасында Иске-Татар Бистәсе территориясе төзелеше үсеше һәм реновациясе концепциясе тәкъдир ителде.
Әлеге чарада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов һәм башкалар катнашты.
Концепциянең төп юнәлешләрен билгеләү буенча эш 2006 елның маенда башланган иде. Шул вакыттан бирле шәһәр хезмәтләре, проект институтлары, министрлык җитәкчеләре, галимнәр, шәһәрнең архитектура җәмәгатьчелеге һәм төзүчеләр катнашында 10 эшлекле киңәшмә үткәрелгән. Концепция өстеннән Барселонаның баш архитекторы һәм Барселона төбәк үсеше агентлыгы башлыгы Хосе Асебилло җитәкчелек итә. Шуны билгеләп узарга кирәк: Иске-Татар Бистәсенең яңа күркәм күренеше концепциясен эшләүдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты аспирантлары Т. Кәримуллин һәм И. Прыткова да үз өлешен керткән.
Кварталның стратегик әһәмияте аның шәһәрнең заманча һәм тарихи өлешләре арасында урнашуы белән игътибарга лаек. Хосе Асебилло билгеләп узганча, проектның төп максаты - Казанның тарихи йөзенә хилафлык китермәүне исәпкә алып, шул ук вакытта Иске-Татар Бистәсе территориясенә саллы үзгәрешләр кертеп, аңа заманча шәһәр кыяфәте кертү. "Әлеге проект стратегик проект булып санала. Бүгенге көнгәчә Иске-Татар Бистәсе территориясен үзләштерүгә 10 ай вакыт сарыф иттек. Шушы вакыт эчендә эшче төркем белән даими рәвештә очрашулар оештырдык", - ди Хосе Асебилло. "Алга таба эшчәнлек кысаларында тарихи кыйммәткә ия һәйкәлләрне югалтмауны күздә тотачакбыз, заманча архитектураның тарихи хәзинәләрне "басып китүенә" юл куймаячакбыз, безнең өчен бу Казанның һәлакәтенә тиң", - дип ышандырды мәшһүр архитектор.
Тәкъдир итү барышында төп әһәмиятле юнәлешләр ассызыкланды. Аларның берсе - тарихи һәйкәлләрне тулысынча яңарту, кайберләренең өлешчә генә типологиясен үзгәртү һәм бинаны бөтенләй башка максатларда куллануны күзаллаган 80 объекттан торган каталог төзеләчәк. Тимер юллар челтәрен камилләштерү, Кабан күленнән 1000 еллык паркка илтүче юлны транспорттан азат итү, күлнең ике ярын тоташтыручы җәяүлеләр өчен күперне сафка бастыру, автомобильләр өчен тоннель казу, сәүдә, эшлеклелек һәм мәдәни-күңел ачу учреждениеләрен булдыру кебек бурычлар күз алдында тотыла.