14 августта Татарстан Президенты, Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Минтимер Шәймиев Кремльдә комиссия утырышы үткәрде.
Утырышның темасы 2007-2008 елларда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар мәсьәләсе булды.
Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Евгений Вдовин, ТР эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Ренат Тимерҗанов һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Анатолий Фомин докладларын тыңлады. Белем бирү объектларын террорчылыкка каршы саклауны көчәйтү буенча чаралар белән ТР Куркынычсызлык советы секретаре, террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Венер Сәлимов таныштырды.
Республика сәяси тормышның активлашуын билгеләп, Минтимер Шәймиев барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләрендә татарстанлыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемаларына игътибар һәм уяулыкны арттыру кирәклеген ассызыклады.
Комиссия утырышында шулай ук Мәскәү - Санкт-Петербург поездында килеп чыккан һәлакәткә бәйле рәвештә, транспорт тармагында террорчылыкка каршы чараларны көчәйтү бурычы куелды.
Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.