15 августта Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Рас әл-Хәймә әмирлеге хакиме киңәшчесе, төбәктә инвестицияләр идарәсе башкаручы директоры, "Ракин" компаниясе Директорлар советы рәисе Хәтер Масаад җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Делегация җитәкчесе Татарстан башлыгына әмирлекнең кронпринцы шәйх Согуд ибн Сакрның сәламнәрен ирештерде. Рас әл-Хәймә җиде әмирлекне эченә алган Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) иң төньяк һәм сәнәгате көчле үсеш алган провинциясе.
Гарәп Әмирлекләре белән Татарстан арасында элемтәләр 2000 елда ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең әлеге илгә визитыннан соң салына. Татарстан башлыгы бүгенге очрашуда шул визиттан алган тәэсирләрен кунакларга да җиткерде. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, әлеге гарәп иленең дөньяның чәчәк аткан иленә әйләнүе аның беренче президенты шәйх Зәид ибн Солтан Әл Нахайянның акыллы сәясәте нәтиҗәсе. Чыннан да, вафатына кадәр (2004 ел) 33 ел идарә итү чорында Зәид ибн Солтан Гарәп Әмирлекләрен кабиләчелек строеннан базар икътисады чәчәк аткан ил дәрәҗәсенә күтәрә. Бүген дә бу курс дәвам итә. Табигый байлыклар һәм илдә алып барыла торган тотрыклы сәясәт халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итә. БГӘ территориясендә дөньядагы нефть запасының 10, табигый газның 4 проценты урнашкан. Нефть экспорты һәм чит илгә капитал салудан кергән мул табышның сизелерлек өлеше илдә сәламәтлек саклау, мәгарифне үстерүгә, торак төзелешенә, шәһәрләрне төзеклектә тотуга китә. Көненә 2,5 баррель нефть чыгара һәм заман технологияләрен куллана торган ил бүгенге көндә яшәү дәрәҗәсе буенча дөньяның иң алга киткән дәүләтләренең берсе. Биредә җан башына туры килә торган керем 19 мең доллар тәшкил итә. Җан башына туры килә торган тулай төбәк продукциясе күләме буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дөньядагы иң бай 12 иле арасына керә.
Татарстан Президенты быел Президент Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Гарәп илләренә булган сәфәрен, аның Россия белән мөселман дөньясы арасындагы багланышларны ныгытудагы роленә дә тукталды. Аның фикеренчә, бу илләрнең һәркайсы төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә, шул исәптән мәдәни баглынышларны киңәйтергә әзер.
Россия белән Ислам илләре арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне күптән түгел XXII кышкы Олимпиада башкаласын сайлаулар да дәлилли. Гарәп илләре вәкилләре кандидат-шәһәрләр арасыннан Сочига өстенлек биргән. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Россия белән гарәп илләре, шул исәптән БГӘ белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә бернинди киртәләр юк. Татарстан Россиягә мөселман дөньясын ачуда һәм гарәп илләренә Россияне танытуда юл башында торды һәм алга таба да ул шулай булачак.
Бу юлы визит барышында Татарстан һәм Рас әл-Хәймә әмирлеге Хөкүмәтләре арасында имзаланган килешү Россиянең ныклы үсеш алган республикасы белән БГӘ арасында моннан 7 ел элек салынган хезмәттәшлекне дәвам итүче. Туризм, авиация, аэропортларны үстерү нигезләмәләре беркетелгән бу документ әлегә ниятләр характерында гына. Конкрет проектлар хакында сөйләшүләр алга таба дәвам итәчәк. Авиакомпанияләр арасында элемтәләрне ныгытуга килгәндә, мәсәлән, Казан белән Рас әл-Хәймә шәһәрләре арасында һава юлын ачу перспективасы күздә тотыла.
Кремльдә узган очрашудан соң, делегация җитәкчесе Хәтер Масаад белдергәнчә, визитның максаты Татарстан белән фәнни-техник өлкәләрдә генә түгел, киң кырлы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен якыннан өйрәнү. Ике төбәк арасында сөйләшүләр алга таба да дәвам итәчәк. Сентябрь аенда Рас әл-Хәймә әмирлеге кронпринцы Согуд ибн Сакрның Казанга визиты планлаштырыла.