Минтимер Шәймиев ТР да наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эш торышы мәсьәләсенә багышланган Куркынычсызлык советы утырышын уздырды

2007 елның 17 августы, җомга

17 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Татарстан Республикасында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эш торышы" мәсьәләсенә багышланган Куркынычсызлык советы утырышын уздырды.

Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Көн үзәгенә куелган мәсьәлә буенча республика Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры, ТР Куркынычсызлык советының наркотик чараларны киң куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия рәисе Зилә Вәлиева һәм РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин хисап тотты.

"Наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш мәсьәләсе, кешеләрнең гомерләре белән бәйле рәвештә аеруча кискенлеге белән аерылып тора. Наркомания җинаятьчелек упкынына төшерә. Нәтиҗәдә канаты каерылган язмышлар күбәя. Наркоманнар тирә-як мохиткә, туганнарына, якыннарына күпме зыян китерә, гаиләдә наркоманның гомер кичерүе ата-ананың күңеленә тирән яра сала", - дип белдерде Минтимер Шәймиев утырышны ачып җибәргәндә әйтелгән кереш сүзендә.

Утырышта наркомания буенча хәл торышы һәм яңа тәкъдимнәр турында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Наил Мәһдиев бәян итте. Наркомания чиренә дучар булганнар турында төп мәгълүматларны ТР баш наркологы, Республика наркология диспансерының баш табибы Фәрит Фәттахов җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International