18 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Эфир" телекомпаниясе бинасында Татарстанда цифрлы эфир телевидениесенең сынау тапшыруларын ачып җибәрү тантанасында катнашты.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, ТР "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов һәм башкалар Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм "Радиотелеком" ҖЧҖ оештырган чараның шаһитлары булды.
Телевидение дөньясы акрынлап "цифра"га күчә бара, ягъни цифрлы технологияләр иске аналоглы ТВ-технологияләргә һәм җайланмаларга алмашка килә. Россия Федерациясендә телевидениенең дөньякүләм үсеш тенденцияләрен исәпкә алып, телетапшырулар комплексын цифрлы технологияләргә күчерү буенча эш башланды. Аның җанлылыгы Татарстанда да сизелә: Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, республикабыз үзендә цифрлы ысулга старт бирә. Цифрлы телевидениегә күчү сыйфат һәм тавышның югары сыйфатлылыгы кебек өстенлекләре белән аерылып тора, әлеге стандарт шәһәр шартларында искиткеч эшли, аңа стерео-һәм күпканаллы тавыш озатылышы хас. Нәтиҗәдә, бер элеккеге каналга берничә башка канал сыячак. Бу бигрәк тә авыл халкы өчен кулай, алар үзләрендәге каналга дистәләгән яңа программалар өсти алачак. Проектның төп максаты - Татарстанның барлык территориясендә күптөрле телетапшыруларның камил сыйфатлы трансляциясен тәэмин итү, шуңа бәйле рәвештә эре шәһәрләр, район һәм авыл халкына тигез шартлар тудыру. Аның социаль әһәмияте дә шунда, чөнки шәһәр халкы ияләшеп беткән кабель телевидениесе авыл халкына үтемле түгел иде.
Цифрлы телевидениенең халыкка хезмәт күрсәтә башлавы өчен, тылсымлы старт төймәчегенә Минтимер Шәймиев үзе басты. "Яхшы һәм файдалы гамәл. Бу эшне кичектергесез дип тә әйтер идем. Әлегә шикләнүебез дә урынлыдыр, әмма вакыт үзенекен итәр, тулаем шушы киңлеккә эләгү көне килеп җитәчәк. Илдә мәгълүмати технологияләр бик тиз үсеш ала", - ди республика башлыгы.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән DVB тапшыруларның цифрлы стандарты кабул ителгән һәм цифрлы алымга күчү өчен РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев җитәкчелегендә хөкүмәт комиссиясе оешкан. Мәгълүмати киңлекнең бер өлеше буларак, Татарстан да әлеге юнәлеш үсешенә саллы өлешен кертә. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы "2007-2015 елларга цифрлы технологияләргә күчүне исәпкә алып, ТР да телетапшыруларның үсеш концепциясе"н эшләгән. Республикада цифрлы технологияләргә нигезләнгән телевидениене гамәлгә кертү эшчәнлеге асылында, 2007 елның 17 апреленнән ТР Хөкүмәте һәм РФ Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы арасында төзелгән килешү ята.
Шулай итеп, цифрлы телетапшыруларның өстенлекләре түбәндәгеләр: ВЧ спектрның бер ешлыгында күпсанлы программалар (кагыйдә буларак, 8-10), шул ук егәрлектә тавыш һәм комачаулыкларга тотрыклылык, тапшыруларның югары сыйфаты, бер ешлыкта җир өсте тапшырулары челтәрен булдыру мөмкинлеге, мобиль система аша карау һәм башкалар.
"Радиотелеком"компаниясенең беренче цифрлы телетапшыргычларын монтажлау буенча эш Казанда быелның башында старт алды. Цифрлы телевидение сынау тапшыруларының беренче көтелгән сигналын әлегә башкала халкы, шулай ук Яшел Үзән, Биектау, Лаеш районының бер өлеше һәм Югары Ослан районы халкы кабул итәчәк.