22 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Германиянең "Цанрадфабрик Фридрихсхафен" АГ компаниясе вәкилләре белән очрашты. Аерым алганда, республика җитәкчесе белән очрашуга әлеге компаниянең идарә әгъзасы, башкаручы вице-президенты Вольфганг Фогель белән йөк автомобильләре өчен привод техникасы бүлеге вице-президенты Рольф Лутц килгән иде. Татарстан ягыннан сөйләшүдә шулай ук ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.
Минтимер Шәймиев "ЦФ Фридрихсхафен" АГ компаниясе белән "КАМАЗ" предприятиесе арасында хезмәттәшлекнең үсүенә канәгатьлеген белдерде, Германиянең әлеге компаниясе үз вакытында "КАМАЗ"ның җитештерү мөмкинлекләренә ышануын ассызыклады.
Билгеле булганча, Чаллы предприятиесе "КАМАЗ-6520" яңа авыр йөк автомобиле моделе өчен двигательләр җитештерә башлагач, аларга тапшыргыч тартмалар җитештерү мохтаҗлыгы туды. Шулай итеп, 2001 елда "КАМАЗ" бәя һәм сыйфат күрсәткечләренә игътибар итеп, "ЦФ Фридрихсхафен" компаниясеннән 8300 данә "ZF" тапшыргыч тартмаларын сатып алды. Читтән кайтартуның кыйммәтлеген исәпкә алып, 2002 елда ике ширкәт уртак предприятие оештырырга карар кылды. Нәтиҗәдә, 2005 елда "ZF Кама" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырылды.
Уртак предприятиенең устав капиталы 1,5 миллион евроны тәшкил итте. "ЦФ Фридрихсхафен"га аның - 51 проценты, "КАМАЗ"га 49 проценты тиң иде. Бу предприятие ике сменада эшләгән очракта елына 15 мең данә тапшыргыч тартмалар җитештерергә сәләтле.
"Кыска гына вакыт эчендә "КАМАЗ" белән "Цанрадфабрик Фридрихсхафен" арасында яхшы хезмәттәшлек урнаштырылды. Аның инде мактанырлык нәтиҗәләре дә бар. Хәзер Германия компаниясе "КАМАЗ"да үзенең эшчәнлеген тагын да җәелдерергә теләвен ишеттем", - диде Минтимер Шәймиев. Чыннан да компания вәкилләре башка төрдәге тапшыргыч тартмалар исәбенә уртак предприятиедә җитештерелүче продукцияләрнең исемлеген арттырырга тели. "ZF Кама" тагын дүрт модель тапшыргыч тартмалар җитештерүен үзләштерергә ниятли. 2011 елга бу эшләр өчен 150 миллион евро инвестиция салыначак. Уртак предприятиедә эшләүчеләр саны 1 мең кешегә җитәчәк. Бу проектны тормышка ашыру авыр автомобильләргә урнаштырылучы тапшыргыч тартмаларның хакын төшерергә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, "КАМАЗ"га заманча дөнья технологияләрен, сыйфат белән идарә итү системасын үзләштерү мөмкинлеге дә туачак. 2011 елга "ZF Кама" "КАМАЗ"дагы барлык модель йөк машиналарын да тапшыргыч тартмалар белән тәэмин итә башлар дип көтелә.
Минтимер Шәймиев Вольфганг Фогель һәм Рольф Лутцка Татарстан икътисады бүгенге көндә нәкъ менә машина төзелеше һәм нефть эшкәртү тармакларын үстерүгә йөз тотуы турында сөйләде. "Хәзер республикада нефть суыртуны елына 30 миллион тоннадан арттырмау бурычы куелды. Сәнәгать продукциясен җитештерү темпларын машина төзелеше һәм нефть химиясе тармаклары исәбенә үстерәбез. Агымдагы елның җиде ае эчендә тулаем төбәк һәм сәнәгать продукциясе үсеше якынча 10 процентны тәшкил итте. Ел азагына да шулай булыр дип көтәбез", - диде Минтимер Шәймиев.
"Цанрадфабрик Фридрихсхафен" акционерлык җәмгыяте - автомобиль, судно төзелеше һәм авиация сәнәгате өчен компонентлар җитештерүче халыкара компания. Ул дөньяда трансмиссияләр һәм автомобиль шассилары өчен агрегатлар һәм запас частьләр җитештереп сата. 1915 елдан эшләп килүче компаниянең баш офисы Фридрихсхафен шәһәрендә урнашкан. Хәзерге вакытта аның 25 илдә 120 җитештерү филиалы, 55 мең хезмәткәре исәпләнелә. Узган ел нәтиҗәләре буенча, компаниянең сәүдә әйләнеше 11,7 миллиард евроны тәшкил иткән. Автомобиль компонентларын җитештерү анда 80 процентка тигез. Ел саен концерн инновацияле проектларга әйләнештәге чараларының 5 процентын инвестицияли. Хәзерге вакытта компания ашыгыч товарларны урыннарда җитештерү эшен оештыруга зур игътибар бирә башлаган. Чөнки бу - җитештерү чыгымнарын төшерергә ярдәм итәчәк.
Шулай ук Вольфганг Фогель журналистлар белән әңгәмәдә Татарстанда "КАМАЗ" белән хезмәттәшлекнең үсүе - "Цанрадфабрик Фридрихсхафен" АГ алга таба Россиядә үзенең продукцияләрен сатуны оештыру өчен беренче ныклы адым булуын ассызыклады. Вице-президент, гомумән, "КАМАЗ"ның эшчәнлегенә, аның базарны белеп эш итүенә югары бәя бирде.
Чыннан да, "КАМАЗ" - Татарстан икътисадының мөһим ноктасы булып тора. Республиканың гомуми сәнәгать продукциясе күләмендә аның өлеше 8 процентны тәшкил итә. Соңгы биш елда предприятие продукция җитештерү һәм сатуны ел саен арттырып тора. Хәзерге вакытта ул дөньяда автомобиль техникасын җитештерүче эре компанияләр арасында 11 нче урында, ә двигательләр һәм көч агрегатлары буенча - беренче унлыкка керә.
Узган ел "КАМАЗ"ның чиста кереме 1,4 миллиард сум булды, ә 2005 елда ул 306 миллион сум иде. 2006 елда автомобильләр җитештерү һәм сату 11 меңгә артты һәм 43,2 мең данә техникага җитте. 2007 елга план - 46,2 мең яңа йөк автомобиле. Россиянең автомобиль төзелешендә моның кадәр үсеш темпларының әле булганы юк иде. 2010 елга биредә 80 мең "КАМАЗ" җитештерү планлаштырыла.
Быел ел башыннан предприятие 45,5 миллиард сумлык товар продукциясен саткан, аларның 28 750се - йөк автомобильләре, 34840ы - двигатель һәм көч агрегатлары.
Узган ел "КАМАЗ" чит илгә 11 мең автомобиль чыгарган. Быел әлегә - 7900не. "КАМАЗ" җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте машина төзелешендә Россиянең иң яхшы экспортерлары рәтенә баса бара.