21 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Нурлат муниципаль районына эш сәфәрен хуҗалыкларда кыр эшләре белән танышудан башлады.
Илбашын ТР Президенты урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов озатып йөри.
Иң элек Президент игътибарына "А.И.Сөләйманов" исемендәге фермер-крестьян хуҗалыгының кукуруз басуы тәкъдим ителде. Нурлат муниципаль районы башлыгы Фатыйх Сибагатуллин сентябрь ае азагында кукурузның тулаем җыеп алыначагын хәбәр итте. Минтимер Шәймиев исә, кукуруз басуының бүгенге торышыннан шактый канәгать булуын сиздерде. Биредә кукурузның өлгерү куәтенә тәэсир итүче факторлар турында да сүз кузгатылды.
Президент "А.И.Сөләйманов" фермер-крестьян хуҗылыгының сабан бодае чәчелгән кырларын да игътибардан читтә калдырмады. Минтимер Шәймиев кырда ничә комбайнның эшкә җигелүе белән дә кызыксынды. "Сөләйманов" хуҗалыгы кырларында уңыш җыюда 21 комбайн эшли. Республика җитәкчесе басуның чисталыгын мактап телгә алды һәм биредә җыеп алынырга әзер булган уңышның күпме калуын да сорады. "Хуҗалыкта бодай суктыру бер-ике көнгә сузылачак, рапс, кукуруз җыеп алу ниятләнә", - дип җавап бирде район башлыгы. Минтимер Шәймиев бодай башлыгы бөртекләренә һәм аның җилемчәсе югары булуга да уңай бәя бирде.
Көтелгән уңышка килгәндә, биредәге хуҗалыкта бодайның гектарыннан 60 центнерга якын, ә кукуруз уңышы гектарыннан 41-42 центнерны тәшкил итәр, дип фаразлана.
Сүз уңаенда, "А.И.Сөләйманов" исемендәге фермер-крестьян хуҗалыгы элеккеге "Виктория", "Чулпан", "Нур", "Ялкын" хуҗалыклары базасында барлыкка килә. Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 10500 гектардан гыйбарәт, шул исәптән сөрүлек җире 3000 гектар тәшкил итә. Генераль директоры Әхтәм Сөләйманов җитәкчелегендә яшәүче хуҗалыкта узган ел 31437 тонна ашлык суктырып алынган, сатылган 12622 тонна икмәктән 23 миллион 156 мең сум күләмендә керем алынган. Быел исә 7970 гектар мәйданда көзге һәм сабан культураларының сыйфатлы сортлары чәчелгән.
Минтимер Шәймиевнең эш сәфәре "Башак" ҖЧҖнең кырында авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда дәвам итте.
ТР Президенты Нурлатка "шикәр чөгендере районы" данын кайтару мәсьәләсен дә күтәрде. ТР Президенты сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республиканың Зәй, Буа һәм Апас районнарында әлеге культура күзгә күренерлек уңыш бирә. Зәйдә, мәсәлән, шикәр чөгендере чәчелгән мәйданнар 13 мең гектарга тигез. Шуңа күрә аның үрнәгендә Нурлатта да шикәр чөгендере үстереп, аны эшкәртүче заводны сафка бастыру зарур.
Татарстан Президенты Нурлат районының "Башак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кырларына килгәч, биредә районның 14 җирле үзидарә, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре белән дә күрешеп сөйләште, аларның хәл-әхвәлләрен, борчыган мәсьәләләрен сорашты. Илбашын районны, авыл хуҗалыгын аякка бастыру өчен бирелүче кредитларның халыкка ни күләмдә бирелүе кызыксындырды. Мәсәлән, Мамык бистәсе җирле үзидарә советы рәисе сүзләренә караганда, аның җирлегендә кредит алу эше җайга салынган, хәзерге вакытта 10 гаилә шуның исәбенә үзенең шәхси хуҗалыгы торышын яхшырткан. Шулай ук Яңа Илай авылында да 27 кеше кредит алып, авыл хуҗалыгы тармагында эшли башлаган. "Авылларыгыз буш тормый - һәр җирдә тырыш эшче куллары сизелә", - диде Минтимер Шәймиев.
Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, Нурлатта ит-сөт җитештерү шактый алга киткән. Биредә сөт тулысынча Татарстанның "ВАМИН" компаниясе тарафыннан 1 литры 5,5 сум бәясе белән сатып алына. ТР Президенты сөтнең халык тарафыннан кулланышы артуын искә алып, аның үз хакы күтәреләчәген әйтте. Иткә килгәндә, Илбашы яхшы сыйфатлы ит булганда аның бәясе белән проблемалар булмас, дип белдерде. ТР Президентына биредә "Агромастер" нигезендә эшләнгән яңа чәчүлек комплексын да күрсәттеләр. Район хакимияте башлыгы Фатыйх Сибагатуллин сүзләренчә, әлеге чәчү агрегатларының 90 проценты Нурлатта җыела. М.Шәймиев тиздән "КАМАЗ" ААҖ заводында да тракторлар җыелачагын искәртеп, бу алга таба хуҗалыкларның чыгымнарын капларга ярдәм итәчәген ассызыклады.
Шулай ук Минтимер Шәймиев күптән түгел сафка баскан социаль-мәдәни көнкүреш объектлары белән танышты.
Иң элек, Минтимер Шәймиев Боз спорт сараенда Нурлат һәм Коми Республикасы спортчылары - 1994-1995 елгы нәни хоккейчылар катнашындагы матчны күзәтте. Сүз уңаеннан, "Ледок" боз спорт сарае тәүге тапкыр ишекләрен 2006 елның 25 августында ача. "Татнефть" ААҖ финанс ярдәме белән төзелгән сарай 1500 тамашачыны сыйдыра. Аның боз мәйданы 1800 квадрат метр тәшкил итә.
Алга таба республика башлыгы эш сәфәре планы нигезендә төзелгән маршрутына үзгәреш кертеп, азык-төлек һәм кием-салым базарында сәүдә итү барышын карап йөрде. Сәүдә ноктасына керү юлында Президентны каршылаучы халык Нурлатның тамырдан үзгәрүен ассызыклады. "Татарстан үзгәрә, ә Нурлат аңа караганда да, кискенрәк үзгәрешләр кичерә", - дип, раслады Минтимер Шәймиев Нурлат халкы сүзен. Биредә республика җитәкчесе туклану продуктлары бәяләре белән кызыксынды.
Милли, ислам дине каннунарына туры китереп азык-төлек әзерләү һәм сату белән шөгыльләнүче "Әл-Хәләл" кафесы - Минтимер Шәймиев караган объектларның чираттагысы булды. Ул шулай ук былтыр 25 августта ачыла. Өлкән ханымнар кафе эшчәнлегеннән бик канәгать булуын хәбәр итеп, Рамазан аенда да ифтар вакытына күмәкләшеп бирегә килүләре белән уртаклашты. Кафеның икенче катында балалар өчен махсус "Теремок" кафесы эшли. Моннан тыш, нәниләр үзләре өчен корылган уен мәйданчыгында да күңел ача. Минтимер Шәймиев балалар белән истәлеккә күмәк фотога төште.
Татарстан Президенты эш сәфәре кысаларында шулай ук "ТатРИТЭКнефть" нефть һәм газ табу идарәсенең офис бинасында, "РИТЭК" ябык акционерлык җәмгыятенең административ-спорткомплексында да булды. Илбашы игътибарына спорт белән шөгыльләнүче 200 кеше сыйдырышлы төрле спорт төрләре бүлмәләре - бассейн, тренажер залы һәм башкалар күрсәтелде. Офис хезмәткәрләре исеменнән Минтимер Шәймиевкә картина бүләк ителде.
10 нчы санлы мәктәп-гимназиядә республика башлыгы яшь мөгаллимнәр белән әңгәмә корды. Балаларны белем дөньясына кертүче яшь укытучылар арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама уку йортларын тәмамлап килүчеләр бар. Нурлат җирендә тормышка чыгып, үзләрен изге эшкә багышлаган мөгаллимнәргә Минтимер Шәймиев бары тик рәхмәт сүзләрен генә җиткерде. Илбашы күптән түгел Зәй шәһәрендә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелүен искәртеп, Нурлатның яшь укытучыларының конференциядә катнашу-катнашмавы белән дә кызыксынды. "Быел киңәшмәдә җитди мәсьәләләр күтәрелде. Министр Наил Вәлиевнең тирән эчтәлекле доклады да игътибарга лаек булды", - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев һәм мәгариф өлкәсен камилләштерү өчен алда зур бурычлар торуына ишарә ясады. Нурлат укытучылары Зәйдә булмасалар да, конференция материалларыннан хәбәрдар булуы турында хәбәр итте. Нурлатта мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең яңа уку елы алдыннан оештырылучы киңәшмәсенә Президент мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевне чакырырга киңәш итте. Сүз уңаеннан, 10 нчы санлы гимназиядә укыту эше инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән социаль-гуманитар юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Чит тел серләре 1 нче сыйныфтан башлап аңлатылачак. 5-7 сыйныф укучылары өчен факультатив рәвешендә француз телен укыту планлаштырыла. Яңа уку елыннан гимназиядә бер яңалык чынга ашырыла: инглиз һәм француз теле укытучыларын әзерләү буенча ТДГПУ вәкиллеге эшкә керешәчәк.
Минтимер Шәймиев инглиз телен укытуга җитди игътибар биреләчәген ассызыклап: "Инглиз телен камил белми торып, балаларыбызны көндәшлеккә сәләтле итүгә ирешүебез уңышсыз булачак. Чит илләр белән аралашуга дөнья ачык булганда, барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк", - диде. Президент әйтүенчә, һәр дәрестә укучылар дәфтәрләренә җидешәр яңа инглиз сүзе теркәп барачак. Нурлатның 10 нчы санлы гимназиясендә инглиз теле укытучысы сүзләренә караганда, биредә һәр дәрестә 5 шәр сүз өйрәтелә, атнасына 3-4 дәрес керә.
Президент укытучыларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталып, мөгаллимнәрне социаль ипотека программасында катнашырга чакырды. Илбашы шулай ук очрашу барышында игътибарны тагын бер мәсьәләгә юнәлтте - ул да булса, мәктәпләрдә унберъеллык мәҗбүри укыту гамәлгә кертелә. "Мәсьәләне шул рәвешле кую бик тә дөрес. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган балаларны иреккә чыгарып җибәрүгә нокта куелачак", - дигән фикерләрен җиткерде республика башлыгы. Фатыйх Сибагатуллин исә, 11 нче сыйныфны гади мәктәптә тәмамлыйсы килмәгән укучыларны махсус һөнәри училищелар кабул итәчәген билгеләп узды. Аның фикеренчә, шул рәвешле балалар яшьтән эшкә дә чыныга башлаячак.
Минтимер Шәймиев мәктәптә истәлек дәфтәрендә: "Кешегә белем бирү хезмәтегез өчен рәхмәт! Без барыбыз да тәрбия процессы продуктлары. Сезнең, кадерле укытучыларыбыз, бу юнәлештә ролегез зур", - дигән сүзләрен бүләк итеп калдырды.
Алга таба Президент социаль ипотека программасы нигезендә сафка баскан 26 нчы санлы 24 фатирлы торак йорт белән танышты. Биредә төзелеш эшләре 2006 елның августында башланган һәм быелның июнендә төгәлләнгән. Гомуми мәйданы 1502,9 квадрат метр булган торак йорт 8 ике бүлмәле һәм 16 өч бүлмәле фатирдан гыйбарәт. 1 квадрат метр бәясе 14332 сумны тәшкил итә.
Ике бүлмәле фатирга күченгән Кузнецовлар гаиләсе Минтимер Шәймиевтән бүләккә тузан суыргыч кабул итеп алды, ә өч бүлмәле фатирда гомер кичерүче Фәсхиевләр гаиләсенә микродулкынлы мич тапшырылды. Өй туен уйнаган гаиләләрне тәбрик итеп, Илбашы аларга иң изге теләкләрен ирештерде.
Илбашын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм Нурлат муниципаль районы башлыгы Фатыйх Сибагатуллин озатып йөрде.