25 августта үзенең 1000 еллыгын киң масштабларда билгеләп үтүче Алабуга шәһәрендә тантаналы төстә шәһәр тарихы музеен, интерактив остаханәләрен, "Трактир" музей-театрын үз эченә алган Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ачылды.
Әлеге чараның мәртәбәле кунаклары - ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров һәм башкалар булды.
Музейда тарих дөньясында гиздерүче дүрт серле ачкыч Минтимер Шәймиевкә, Владимир Зоринга, Зилә Вәлиевага һәм Илшат Гафуровка бирелде. Иң элек мәртәбәле кунаклар балыклар, куяннар, кыр тычканнары һәм башка җәнлек карачкылары урнаштырылган табигать почмагы белән танышты. Илбашына бүләккә дип шигырь сөйләгән нәни кызчыкка республика башлыгы үзенә бирелгән серле музей ачкычын ышанып тапшырды. Алга таба юбиляр шәһәр кунаклары борынгы Болгар сугышчылары манекеннары һәм башка экспонатлар урын алган бүлмәгә үтте. Әйтергә кирәк, экспонатлар белән танышу тынлыкта түгел, ә кошлар сайравы, яшен тавышы, яңгыр явуы белән кушылган сихри авазлар астында оештырылган.
Кунаклар өчен "Алабуга шәһәрлегенең (Шайтан каласы) легенда һәм риваятьләре" исемле Идел буе Болгар дәүләте тарихын яктырткан фильм әзерләнгән иде.
Музейда тагын бер игътибарны җәлеп иткән күренеш - ул да булса Алабуганың интерактив макеты. Шәһәр тарихын тәшкил иткән күренекле урыннар турында мәгълүмат беләсең килсә, макеттагы объект астындагы санны төймәчекләрдә җыярга кирәк. Шунда ук экранда син эзләгән тарихи һәйкәл турында мәгълүмат пәйда була.
Илбашы борынгы сәүдә кибетләрендә табылган көнкүреш эшләнмәләре, кием-салым, герләр һәм башка әйберләр белән дә танышты. Республика җитәкчесе совет чорында Алабуга тормышын тасвирлаучы фотокүргәзмәне, борынгы татар хатын-кызларының көнкүрешен чагылдырган почмакны да тамаша кылды. Президент шулай ук биредә борынгы уен коралларының берсе - рәвеше белән фортепьянога охшаш, ә тавышы белән аккордеонга тиң фисгармониядә дә уйнап карады.
Интерактив остаханә, мөгаен, кунаклар күңелендә тирән эз калдырган урыннарның берсе булгандыр. Биредә үз эшенең чын осталары - алтын куллы гүзәл затлар республика җитәкчесе өчен бәрхет тукымага рәсем төшерү, сәйлән-мәрҗәннәр кулланып чигү, борынгы станокта келәм туку, кызыл балчыкны әвәләп эшләнмәләр ясау, керамик сувенирлар кою, саламнан савыт-саба үрү һәм үзләренең башка һөнәри осталыкларын күрсәтте. Сәүдәгәрләр кунакханәсен чагылдырган бүлмәдә Минтимер Шәймиев мактаулы кунаклар китабында: "Сезнең тарафтан безнең өчен ихлас күңелдән башкарылган изге эшләргә рәхмәт белән", дигән сүзләрен һәм имзасын истәлеккә теркәп калдырды.
Аннан соң Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Алабуга каласының меңьеллыгы уңаеннан юбилей тантаналарында катнашу кысаларында Хәтер мемориалының мәңгелек утына чәчәкләр салды.
Соңрак Илбашы "Кылычлар үткен, атлар җитез" дигән Хәрби-тарихи фестивальне тамаша кылды. Хәрби-тарихи реконструкция Наполеонга каршы сугышның бер бәрелешен тасвирлаудан гыйбарәт булды. Сугыш фрагментларын күрсәтүдә Мәскәү, Екатеринбург, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Пермь һ.б шәһәрләрдән хәрби-тарихи клублар катнашты. Бәйрәм барышында рус һәм француз армияләренең гусар, егерь, артиллерия һ.б. полклары катнашында 1812 елгы сугышның салют һәм фейерверклар белән озатылган күңелләрне тетрәндергеч эпизодлары тәкъдим ителде.
Хәрби-тарихи реконструкцияләрдән соң, Алабуганың меңьеллык юбилее уңаеннан Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров исеменнән тантаналы кабул итү узды.
Шәһәрнең мәртәбәле кунаклары - ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров һ.б. шәһәр мәйданында чараларның рәсми өлеше алдыннан Алабуга тарихының төп борылышлары турында сөйләүче сәхнәләштерелгән тамашаны карады. Сәхнәләштерелгән тарих Алабугада борынгы халык тормышын тасвирлаудан башлап, бүгенге көндә нефть табу, автомобильләр җитештерү, "Алабуга" МИЗ барлыкка килү, җиңел сәнәгать чәчәк атуны кертеп, бүгенге көн казанышларыннан да гыйбарәт булды.
Бөек юбилей уңаеннан алабугалыларны һәм кунакларны Илшат Гафуров тәбрикләде. "Меңьеллык юбилей, чын мәгънәсендә, Алабуганың тарихи мирасын тануны дәлилли", - дип белдерде мэр.
"Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Сезне ТР Президенты Аппараты, ТР Хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы, күпмилләтле Татарстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән зур бәйрәм белән котлыйм! Меңьеллык юбилейны искиткеч югары дәрәҗәдә оештырганыгыз өчен зур рәхмәт. Тарихның төрле дәверләрендә Алабуга җирлегендә гомер кичергән халык, рус кенәзлекләре, аерым алганда Киев кенәзлеге белән тыгыз элемтәдә торган, Болгар дәүләтенең тулылыгын тәэмин итеп, уңышлы сәүдә үсешенә тирән өлеш керткән. Алабуга һәрвакыт киң кырлы үсеш алган төбәк булды", - дип башлады үз котлавын Илбашы.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында кичә юбилей чаралары кысаларында Болгар дәүләтенә нигез салган әмир Ибраһим I дин Мөхәммәткә һәйкәл ачылуын искәртеп узды. Президент әйтүенчә, Алабуга территориясендә яшәгән халыкның Россия дәүләтенең киңәюенә, сәүдәгәрләрнең Персия, Скандинавия һ.б. илләргә кадәр барып җиткән хезмәт юлының җиңеләйтүгә керткән өлеше югары.
"Алабуга җирендә танылган язучылар, рәссамнар һ.б. даһи шәхесләрнең тууы һәм иҗат итүе очраклы түгел. Алабуга көчле рухлы иҗади интеллигенция әһелләрен һәрвакыт үзенә тартып торган. Рәссам Иван Шишкин Алабуганың гүзәллеген дөнья күләмендә танытуы белән тирән ихтирамга лаек", - дигән фикерләрен җиткерде Президент. Республика җитәкчесе котлавын: "Алабуга гаҗәеп күркәм җир - аның кадерен белегез. Бу кала халкы яхшы, имин тормышка лаек", - дип тәмамлады.
Мәдәни-спорт бәйрәме алга таба күңелле мизгелләр - бүләкләүләр белән дәвам итте. ТР Президенты Указы нигезендә, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров бүләкләнде. М.Шәймиев Алабуга хезмәт коллективлары алдынгыларына "ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе", "ТРның атказанган төзүчесе", "ТРның атказанган укытучысы", "ТРның атказанган югары мәктәп эшлеклесе", "ТРның атказанган табибы", "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне", "ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре" һ.б мактаулы исемнәр тапшырды.
ТР Президентының Рәхмәт хаты белән Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы коллективы бүләкләнде. Аны музей комплексы директоры Гөлзада Руденко кабул итеп алды. Бәйрәм ашы, кара-каршы дигәндәй, республика Илбашына "Мактаулы алабугалы" билгесе тапшырылды. Алабуга үсешенә зур өлеш керткән өчен күп кенә мәдәният һәм сәнгать әһелләре Марина Цветаева исемендәге әдәби премиягә (50 мең сум күләмендә) лаек булды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң, мәйдан халкы Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгышларын, җылы Үзбәкстан якларыннан килгән "Ялла" төркеме җырларын тыңлап кинәнде.