Меңъеллык Алабугада Махсус икътисади зона тәкъдир ителде

2007 елның 25 августы, шимбә

25 августта меңьеллык Алабугада юбилей чаралары гөрләвен дәвам итә. Мәдәни-күңел ачу чараларын бераз читкә куеп, тирән эчтәлекле эшлекле программа "Алабуга" Махсус икътисади зонасының 1 нче санлы резиденты "Северсталь-авто - Алабуга" ҖЧҖ җитештерү мәйданыннан башланып китте.

Биредә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров эш күрсәткечләре белән танышты.

"Северсталь-авто" ААҖ коммерция директоры, "Северсталь-авто - Алабуга" ҖЧҖ генераль директоры Адиль Ширинов журналистларга хәбәр иткәнчә, биредә "Fiat Ducato" автомобильләрен җитештерү эшчәнлегенә 20 мартта старт бирелде. Фаразланган эш күрсәткечләре белән чагыштырганда, ширкәт ун көнгә алданрак бара. Бүгенге көндә "Fiat Ducato" автомобильләренең җитештерү җиһазларын монтажлау, төрле модификацияле автомобильләр җыю һ.б. эшләр башкарыла. Әлеге автомобильләр, башлыча, мәктәп автобуслары, "ашыгыч ярдәм" машиналары, рейс автобуслары сыйфатында кулланылачак.

"Заказлар портфеле дә акрынлап формалаша бара. Алар арасында шәхси эшкуарлар булган кебек, төрле компанияләр дә бар. Бүгенге көндә "Fiat Ducato"ның 6-8 модификациясе исәпләнә. Ел азагына кадәр биредә хезмәткәрләр санын 650гә җиткерү ниятләнә", - дип хәбәр итте Адиль Ширинов. Ул гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән киләчәктәге планнарын да уртаклашты. 2011 елга "Северсталь-авто - Алабуга" җитештерү мәйданында җитештерүне локализацияләү күрсәткече 93 процентка җитәчәге, "Fiat Ducato" автомобильләренең 14 модификациясе сафка басачагы, эшче кулларның 2 мең тирәсе булачагы хәбәр ителде. Аның сүзләренә караганда, җитештерү үсешенә тизлекне күчерү тартмалары әзерләп чыгару хисабына да ирешелер дип көтелә.

Проектның төп күрсәткечләренә килгәндә, елына 75 меңгә кадәр "Fiat Ducato" автомобильләрен җитештерү, проектка 150 миллион АКШ доллары күләмендә инвестицияләр салу күз алдында тотыла. Серияле җитештерү быелның IV кварталында гамәлгә кертеләчәк. Бу уңайдан 2007 елның 21 декабрендә "Северсталь-авто - Алабуга" резидентының рәсми ачылышы көтелә.

Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле кунакларга "Алабуга" МИЗда "Северсталь-авто" проектларын урнаштыру схемасы тәкъдим ителде. Биредә мәйданы 78 мең квадрат метр булган әзер продукция склады, "ISUZU" компонентлары белән тәэмин итүчеләр банкы һ.б. объектлар булачак. "Fiat Ducato" автомобильләренең отышлы сыйфатларыннан "ГАЗель" машинасына караганда ягулык чыгымнарының ике тапкыр кимрәк булуын мисалга китерергә була.

"Северсталь-авто" ААҖ генераль директоры Вадим Швецов әйтүенчә, "Fiat Ducato" базасында мәктәп автобусларын җитештерү нияте бар. ТР Президенты бүгенге көндә мәктәп укучылары өчен гамәлдәге автобусларның уңайсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч булуын ассызыклады. "Fiat Ducato" базасында яңа мәктәп автобуслары чыгаруны тулы көчкә гамәлгә ашырырга кирәк. Ярдәм кирәк булганда, без һәрвакыт булышырга әзер", - дип хуплады ул бу тәкъдимне. Биредә Татарстан Президентына "Fiat Ducato" автомобиленең беренче уенчык рәвешендәге үрнәге һәм "Северсталь-авто - Алабуга" җитештерү мәйданына керү өчен 1 нче санлы пропуск бүләк ителде.

Алга таба республиканың сәнәгать үсеше белән танышу "Алабуга" махсус икътисади зонасын тәкъдир итү белән дәвам итте. Зонаның Административ-эшлекле үзәгендә узган киңәшмәдә эш күрсәткечләре, хәл итәсе проблемалар тулы күләмдә чагылды.

Чарада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, республика министрлыклары җитәкчеләре, Чаллы шәһәре башлыгы Илдар Халиков, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һ.б катнашты.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хисабыннан аңлашылганча, зона резидентларында дөнья таләпләренә җавап бирерлек заманча җиһазлар урнаштырылган. Министр әйтүенчә, җитештерү-сәнәгать тибындагы әлеге зонада ел азагына кадәр 3 миллиард 847 миллион сум күләмендә финанслар үзләштерү планлаштырылган булган. Бүгенге көндә аның 2 миллиард 443 миллион сумы максатчан төстә тотылган. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, биредә хәзер юллар төзелеше, су, җылылык үткәргечләр салу, инфраструктура үсеше мәсьәләләре куелган.

Минтимер Шәймиев исә министрның сүзләрен зона резидентларында нәтиҗәле эш үткәрелергә тиеш дигән күрсәтмәсе белән куәтләде. "Зонаның һәрбер җитештерү мәйданы язмышын берьюлы кайгыртырга кирәк. "Алабуга" МИЗ резидентларына яшьләрне эшкә җәлеп итүдә социаль ипотека программасы ярдәмгә килә алыр иде", - дип искәртте ул. Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру максатларында банкларның ташламалы кредит бирүе мөһим.

Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР территориаль Идарәсе җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев "Алабуга" МИЗны тәкъдир итүгә багышланган чыгышында бюджетның барлык тармакларыннан салым кереме күләме 5 елда 12 миллиард сумны тәшкил иткәнен билгеләп узды. Шуны әйтергә кирәк, зона территориясендә төрле җитештерү бүлекләренә югары уку йортлары махсус кадрлар әзерләячәк. Казан дәүләт техник университетының Алабуга филиалында 1000нән артык студент белем ала. Минтимер Шәймиев Алабуганың йөзе - махсус икътисади зона өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе уңаеннан үз фикерләрен җиткереп, бәлки, нәкъ менә шушы югары уку йорты базасында кадрлар укыту мәсьәләсен җентекләп уйларга кирәктер, дип белдерде. Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә уку үзәкләре ачу да отышлы булыр иде.

Бүгенге көндә таможня инфраструктурасы кискен хәлдә. Киңәшмәдә әлеге җитешсезлек турында "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин телгә алды. Махсус таможня посты гына мәсьәләнең кискенлеген бетерә алмый. Документлар буенча гел Казанга йөрергә туры килә. Кама сәнәгать төенендә җитештерү мәйданнарының күп булын исәпкә алганда, таможня таләпләре кырыс куелган үзәк булдыру зарур, дип саный ул. Минтимер Шәймиев әлеге мәсьәләне хәл итүнең әһәмиятен ассызыклады.

Татарстанда пыяла җитештерү заводы юк. Президент пыяланы читтән кайтару уңаеннан да үз тәнкыйть сүзләрен җиткерде һәм республикада әлеге продукция чыгаруны сафка бастыру идеясен яшьләргә киңәш итеп әйтте.

Киңәшмәдә катнашучылар "Алабуга" МИЗда ныгытылган инфраструктура булырга тиеш, дигән уртак фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International