ТР Президенты халыкара класслы спорт мастеры Екатерина Волкованы дөнья Чемпионатында җиңү белән котлады
2007 елның 29 августы, чәршәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев халыкара класслы спорт мастеры Екатерина Волкова һәм аның тренеры Василий Мастровка котлау телеграммасы җибәрде, дип хәбәр иттеләр республика башлыгы матбугат хезмәтеннән.
"Татарстан спорт сөючеләре исеменнән сезне Осакада узган җиңел атлетика буенча дөнья Чемпионатында алтын медаль алуыгыз белән чын йөрәктән котлыйм. Бу - сезнең зур тырышлыгыгыз һәм җиңүгә омтылышыгыз өчен лаеклы бүләк, тренер һәм спортчының югары осталыгы һәм талантының бәхәссез шаһиты", - диелә ТР Президенты телеграммасында.
Минтимер Шәймиев спортчы һәм аның тренерын әйбәт чыгыш ясаганнары һәм кешеләргә шатлык бүләк иткәннәре, яшь спортчылар өчен максатка омтылучанлык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә. "Алда әле сезне яңадан-яңа спорт бәйгеләре көтә һәм без сезгә алга таба да бер-берегезне аңлап эш итүегезне, нәтиҗәле хезмәт, бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм уңышка ышаныч телибез. Без сезгә ышанабыз, яңа рекордлар һәм җиңүләр көтеп калабыз!", - диелә котлауда.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.