Казанда Теннис үзәге һәм Су спорты сарае комплексына беренче нигез ташы салынды

2007 елның 29 августы, чәршәмбе

Аэропорттан Казанга керү юлында тиздән мәһабәт ике спорт корылмасы калкачак. 29 августта биредә Теннис үзәге һәм Су спорты сарае комплексы төзелешенә беренче нигез ташы салынды. Тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан мэры Илсур Метшин, РФ теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, "ТАИФ" компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Синтез" ватерпол командасы капитаны Ирек Зиннуров һ.б.катнашты.

Бүген Татарстанның күп санлы мәһабәт спорт корылмалары, халыкка спорт белән шөгыльләнү өчен тудырыла торган мөмкинлекләре белән горурланырга тулы нигезе бар. Ә профессиональ спорттагы зур казанышлары аерым игътибарга лаек. Президент Минтимер Шәймиев белдергәнчә, бу җиңүләр күпмилләтле республика халкын берләштерү символы булып хезмәт итә. "Казанышларыбыз зур булса да, Казанда Теннис үзәген булдыру буенча без бераз соңгарак калган идек. Тик соң булса да, уң булсын, дөнья стандартларына җавап биргән спорт корылмалары төзеп, без бу аерманы куып җитәргә ниятлибез", - ди Президент.

Теннис буенча Татарстан яңа үрләр яуларга җыенса, ватерпол буенча инде ил һәм дөнья дәрәҗәсендә танылырга өлгерде. Узган ел ил чемпионатының алтын медальләрен яулаган "Синтез" командасы Халыкара Лен Трофи кубогын да яулады. Яңа сезон башланыр алдыннан гына команда проблема алдында калды. Составында легионерлар күп булуны сәбәп итеп, Казан командасын чемпионатта катнашудан мәхрүм итүләре бар. Президент моның белән килешмәвен белдерде. Аның фикеренчә, үзебездә шундый әзерлекле уенчылар җитми икән, югары мастерларны читтән җыюның куркынычы юк. "Шулар үрнәгендә яшь алмашны тәрбияләргә кирәк. Без шулай эшләячәкбез", - ди Татарстан Президенты.

Татарстан башкаласы 2013 елда Студентлар спорты фестивале - җәйге Универсиаданы кабул итү хокукын алу өчен көрәшергә җыена. Теннис үзәге һәм Су спорты сарае шуңа әзерлек кысаларында төзелүче төп объектлар булачак. Казан мэры Илсур Метшин белдергәнчә, бу объектлар җиңү өчен кирәк. Дөрес, аның максаты Универсиада белән генә чикләнмәгән. Шәһәр башлыгы аларның яшь спортчыларга гына түгел, спорт белән шөгыльләнергә теләгән казанлылар өчен дә ачык булачагын вәгъдә итә.

Советлар Союзы, Россиянең теннис өлкәсендәге уңышлары күп очракта татарлар белән бәйле. Легендар спортчы Шамил Тарпищев шуларның берсе. Бүгенге Марат Сафиннар буыны бу традицияне дәвам иттерүчеләр. Тантанада Россиянең теннис буенча ирләр командасы яулаган Дэвис Кубогы да тәкъдим ителде. Россия теннис федерациясе президенты белдергәнчә, дөньядагы иң борынгы спорт призы саналган бу Кубок Татарстан балаларын яңа җиңүләргә рухландырырга тиеш. Казанда нигез салынган Теннис үзәген Шамил Тарпищев Теннис Академиясе дип атый. Мәгълүм булганча, бүген Казанда спортның элиталы саналган бу төре белән шөгыльләнү өчен бары шәхси кортлар гына бар. Ә яңа корылма шәһәрнең теннис буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр өчен яңа офыклар ача. Шамил Тарпищев Теннис Академиясе Татарстан һәм Россиягә яңа җиңүләр яуларга ярдәм итсен дигән теләктә калды.

Теннис үзәге проекты 16 кортка исәпләнгән. Аларның 8 е ябык, калганнары ачык булачак. Алар биредә халыкара дәрәҗәдә теннис ярышларын кабул итү мөмкинлеген бирә. Проект буенча, корылманың ябык өлеше 15 метр биеклектә булырга тиеш. Төп теннис залы 3-4 кортка исәпләнгән. 800 кв. м беренче корт махсус түшәмәле һәм ул 1000 тамашачы урынына исәпләнгән. Кортлардан тыш, комплекс 3 күнекмәләр залын, бер тренажер залын эченә ала. Моннан тыш, спортчылар, тамашачылар, судьялар өчен бүлмәләр, административ-көнкүреш, ярдәмче биналар, медицина үзәге, фито-бар, интернет-кафе, мини-кибетләр каралган.

Су спорты сарае Татарстан башкаласына ил һәм халыкара күләмдәге йөзү, су тубы, суга сикерү, синхрон йөзү ярышларын кабул итү мөмкинлеген бирә. Комплекс составында 5 мең тамашачы урынына исәпләнгән ябык тамаша залы, 7-10 яшьлек балаларны өйрәтү өчен бассейн, 10-14 яшьлек балаларны өйрәтү өчен бассейн, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм спортчылар өчен тренажер залы, универсаль спортзал, җылытыла торган ачык бассейннар, ял зонасы, фитнес үзәк булачак. Шулай ук 80 урынга исәпләнгән 3 йолдызлы кунакханә төзеләчәк.

Төзелеш эшләре проектлар расланып беткәннән соң, тулы куәтенә башланып китәчәк. ТР Баш архитекторы Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, объектлар ел ярым, ике ел вакыт эчендә әзер булачак. Теннис Академиясе проекты 400 млн. сум, ә Су спорты сарае - якынча 700 млн. сум белән бәяләнә. Теннис үзәге төзелешен финанслауда дәүләт һәм шәхси инвестицияләр тигез өлештә катнашачак. Финанс чараларының яртысы республика бюджетыннан бүлеп бирелсә, чыгымнарның калган өлешен Шамил Тарпищевның Теннис академиясе һәм "Кузбасс разрез уголь" оешмасы күтәрә. Су спорты төзелешен финанслауны "Казан оргсинтез" җәмгыяте ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тулысынча үз өстенә ала.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, әлеге комплекслар янәшәсендә 2013 елгы Универсиада өчен Олимпия авылы төзү ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International